Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Бәхет башы – хезмәттә

Зирекле авылында яшәүче Хамәтвәлиева Зәйтүнә Шәйхулла кызының 80 яшьлек юбилее, - дип яза редакциягә Зирекле авылы ветераннары советы исеменнән Мәймүнә Хәйретдинова.


Үзенең 38 еллык хезмәт юлында нинди генә җаваплы эшләрдә эшләмәгән ул. Гомере буе сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган. Күп тапкырлар хөкүмәт бүләкләренә лаек булган. Грамоталар, Рәхмәт хатлары, 1974 елда “Социалистик ярыш җиңүчесе”, 1982 елда “Коммунистик хезмәт ударнигы” значоклары хәзер дә өстәл тартмасында күңел хәтерен яңартып торалар.
Тумышы белән Зәйтүнә апа Красноярск өлкәсе Казачинск районы Отношка дигән татар авылыннан, 1939 елның 6 октябрендә туган. Әтисе мәктәп директоры була, сугыш ветераны. Әнисе сугыштан соң Ташкентка күчеп китә. Тормышның усал җилләре гаиләне аерып, әнисе 3 бала белән Шахмай авылына кайтып керә. Ятимлек тә, үгилек тә, ачлык, ялангыч та япь-яшь кызны зур тормыш мәктәбе аркылы уздыра. Яңа Чишмә мәктәбендә буфетта сатучы булып хезмәт юлын башлый. “Счетта саный белергә буш вакытларында укытучылар өйрәтте”, – дип искә ала Зәйтүнә апа.  1958 елда Зирекленең акыллы, сабыр, тәвәккәл егете Минвәли абый белән танышып, 1960 елда гашыйк ярлар гаилә коралар. Озак та тормый тормыш иптәше Аксубайда МСО оешмасында җитәкче ярдәмчесе итеп билгеләнә. Минвәли абыйны белемен күтәрү өчен 1 елга Казанга укырга җибәрәләр. 3 бала әнисе ипи кибетендә, көнкүреш җиһазлары кибетендә эшли, кибет директоры дәрәҗәсенә ирешә. Ул елларда товарны да Нурлаттан станцияләрдән үзләре ташыган.
Матур гына Аксубайда өйләр салып яшәп ятканда, Минвәли абыйның әтисе үлеп китә. Гаилә хезмәт биографиясен Зирекледә – туган авылында төп нигездә яшәп дәвам итә. Зәйтүнә апа сәүдә складына эшкә урнаша, тагын да җаваплырак эшкә күндерәләр, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатын җитәкләргә билгелиләр. Авыл халкына җылы киез итекләр дә алып кайталар, мебельнең дә юк вакыты, караватлар да, җылы бәйләгән киемнәр дә, суыткычларга хәтле алып кайтып халыкка хезмәт күрсәтә олы җанлы җитәкче. Озак еллар Зирекленең “Промтовар” кибетендә эшләгән, затлы кирәкле товарлар алып кайтып күрше авылларны да шатландыра тәҗрибәле кибетче. Барысын да кайгыртып, җил дими, буран, салкын, өйдә балалар бит әле кечкенәләр дими, халык сорауларын үзе канәгатьләндерә.
Зирәк акыллы, тырыш, таләпчән, кайсы вакытта кырыс та, хезмәт сөючән булдыклы әни белән әти 4 бала тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белем алырга мөмкинлек биреп, 11 оныкка, бәхеткә ирешү серләрен өләшеп, киңәшләрен биреп яши Зәйтүнә апа. Кызганычка каршы, Минвәли абый 4 ел ярым урын өстендә ятып якты дөньядан китте. Эх тә димичә, көнен дә, төнен дә аның сулышы белән яшәде Зәйтүнә апа.
Матур итеп төзелгән, пөхтә итеп җыештырылган, һәрвакыт кунак сыйлары исе таратып торучы йортка балалар, оныклар, туган сеңелләре, кунаклар кайта.
Олы улы Марат хәрби хезмәткәр, эчке эшләр бүлегендә озак еллар эшли, Кисловодск шәһәрендә яши, 2 бала атасы.
Кызы Флера Ерак Көнчыгышта хокук органнарында эшләп полковник дәрәҗәсенә ирешә, отставкада, хәзер Казанда яши, озак еллар эшләү тәҗрибәсен яшьләргә тапшыра. Кызы, яшь кенә булса да, хокук органнарында капитан дәрәҗәсенә ирешкән. Улы – студент.
Кечкенә кызы Әлфия Түбән Кама шәһәренең иң алдынгы мәктәбендә югары квалификацияле математика укытучысы. Укучылары олимпиадаларда җиңә, имтиханнарда югары баллар ала, грантлар алып әнисенең, гаиләсенең горурлыгы булып яши. Ике баласы да башкалабыз студентлары.
Төпчек улы Айрат авылыбызның, районыбызның горурлыгы – лицей директоры. Зирекле лицее сыйфатлы белем бирү буенча республикадагы иң алдынгы мәктәпләр рәтендә. Төпле акыллы, тыйнак, белемле әтинең 5 баласы, алар үрнәк гаиләдә тәрбияләнә.
Ничек мондый балалар белән горурланмаска. Хөрмәтле әни, яраткан әби һәрбер иртәсен балаларның тормыш мәшәкатьләрен, шатлыкларын бүлешүдән башлый. “Нурисламым, Динәм, Таһирым, Ясминәм, Вәлидәм бигрәк тә матурлар, акыллылар, эш сөючәннәр”, – ди әбиебез. Йорт эшләрендә оныклар беренче булышчылар. Йорт тутырып кош-корт асрый, бакча тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерә, өстәл тутырып тәмле сыйларын әзерли куначыл хуҗабикә. Мин картайдым дип тормый, йортын матурлата, яңа верандалар төзетә. Гел хәрәкәттә, бәрәкәт инде шуннан иңә.
Күңеле иркен, йөзе мөлаем, куллары алтын, зирәк зиһенле, кешеләргә ярдәмчел, үткен фикерле, төпле акыллы Зәйтүнә апаны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Озын гомер, саулык,
                тыныч картлык
Тели сиңа ул һәм
                        кызларың.
Гомерләрең үтсен
                     гел бәхетле,
Бәхетләрең булсын
                          гомерле.
Җирдә булган барлык                                      изгелекне
Ходай бирсен сиңа
                        һәркөнне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев