Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Гаилә эше

«Бистә боҗрасы» фестивале кысаларында Петропавел авыл җирлегенең иң яхшы ярдәмче хуҗалыгы дип Андреевка авылыннан Писцовлар гаиләсе аталды.


Үз хуҗалыгында Писцовлар 24 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Шулардан 8 савым сыеры, 9 үгез симертүдә һәм 7 бозау (шулай ук симертүдә).
Дуңгызларны иткә үстерәләр, дуңгыз балаларын сатып алмыйлар: үзләренекен үрчетергә тырышалар.  Күптән түгел йорт куяны асрый башлаганнар һәм аларның саны 100гә якын.  Ә кечкенә генә кош абзарында 50 тавык, чебиләр һәм үрдәкләр.
Йорттагы терлекләрне алар җидәү карыйлар. Бу - гаилә башлыгы Дмитрий Анатольевич, йорт хуҗабикәсе Анна Семеновна һәм аларның биш баласы, олысына 21 яшь, ә иң кечкенәсенә 6 яшь.
- Мөгезле эре терлек торган урынны җыештыру, чистарту, ашату һәм көтү нигездә әтисе кебек аталган өлкән уллары Дмитрий җилкәсенә төшә. Кече кызлары Зоя әнисенә сыер савуда ярдәм итә. Анна сыерларны савуга әзерләгән арада ул тиз генә үткәргечне сузып, шлангларны тарата,  сыер җилененә сөт суыргычларны да куя белә. Кыскасы, яхшы ярдәмче. Быел Зоя беренче сыйныфка бара, ул-Андреевка мәктәбендә бердәнбер беренче сыйныф укучысы.
 Олы кызлары Кристинага инде 14 яшь, ул өйдә барысын да эшли: юа, җыештыра.  Өй эшләрен санап бетерерлек түгел бит. Кер юу машинасы туктап та тормый диярлек, чөнки өйдә дүрт ир-ат  һәм эшләре чиста түгел. Өлкән Дмитрий һәм 19 яшьлек уллары Денис Новотроицкта фермер хуҗалыгында эшли, терлекләр карыйлар. Өйдә дә мәшәкатьләре җитәрлек, бигрәк тә җәй көне азык әзерләгәндә. - Печән чабуга без гаиләбез белән чыгабыз - бу эшне сузарга ярамый: һава торышы үзгәрүчән, ә печәнне җыярга, ташырга һәм өяргә кирәк.  Быел безнең бер ярдәмчебез укырга китә: Николай 9 сыйныфны тәмамлады һәм Түбән Кама нефть химиясе техникумына укырга керде.  Аны ял көннәрендә һәм каникулларда көтеп калабыз, - ди хуҗабикә. Коля абыйлары һәм әтисе янында техника белән шөгыльләнергә ярата: Писцовлар йорты капкасы янында эшкә әзер булган ике Т-16 һәм Т-40 тракторы тора.  
- Өченчесе дә бар иде, әмма аны яңарагын сатып алу өчен сатарга булдык, тик бу әлегә планда гына, - ди гаилә башлыгы Дмитрий Анатольевич. - Безнең тагын менә дигән ярдәмчебез - өч атыбыз бар.
Анна безгә үз гаиләсенең кайгылы тарихын сөйләде. Берничә ел элек Петропавел Бистәсендә аларның йорты яна. Гаиләнең акчасы, әлбәттә, төзелешкә яки яхшы торак сатып алуга булмый, шуңа күрә алар Андреевка авылында кечкенә генә йорт сатып ала. Кирәк-яракларны ничек тә булса булдырыр өчен, берәр терлек асрарга булалар. Тора-бара терлекләрнең баш саны арта, тик табыш әлегә зур түгел, булдырган һәр нәрсә – ул сөт сатудан. Писцовлар көн саен 105-110 литр сөт тапшыралар.
- Мөгезле эре терлекләрне без салкын ысул белән асрыйбыз, - ди Анна, - кышын һәм җәен терлекләр өсте ябулы ишегалдында. Алар өчен әлегә җылы бина юк. Яңгырлы көннәрдә, суыкларда да сыерларны савар өчен  торак булмаган иске йортка кертәм.  Җылы бинаны төзү әлегә кичектерелә. Әмма, ничек кенә булмасын, төзелеш эшләрен башларга вакыт, шул чакта терлекләргә дә, безгә дә аларны карау уңайлы булачак.
- Гаилә фермасы төзелешенә субсидия сорап мөрәҗәгать итеп карамадыгызмы?
- Юк.  Үз көчебез белән төзергә тырышып карыйбыз. Әмма МЭТ азыгына субсидияләр алабыз һәм моның өчен рәхмәт, - ди Анна Семеновна.
Лариса ФЕДОРОВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев