Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Яңа Чишмә районы Мәдәният йортында - Гаилә бәйрәме

8 июльдә район Мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм (фоторепортаж) узды

Мәдәният йорты янында ромашкалардан фотозона урнаштырылган, эчке якта да шулай, биредә чарага чакырылган гаиләләр фотога төштеләр. Алар арасында стажлы парлар һәм кечкенә балалары һәм хәтта яңа туган сабыйлары белән бик яшь парлар бар иде. Тамашачылар залына кергәндә һәр кунакка ромашкалар бәйләме тапшырдылар.

“Архангельская краса” ансамбле башкаруындагы җыр бәйрәмне ачып җибәрде. Гаилә юбилярларын хөрмәтләү зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүчеләрдән башланды. Быел бергә яшәүләренең 55 еллыгын Яңа Чишмәдә гомер итүче Мария һәм Николай Соловьевлар билгеләп үтә. Чакырылган өч парның быел  “алтын туйлары", болар: Әдәмсәдән Гомәр һәм Рушания Галимовлар, Черемухов Бистәсеннән Михаил һәм Татьяна Захаровлар, Петропавел Бистәсеннән Александр һәм Валентина Пашутиннар. Ике парның сапфир туйлары: (45 ел бергә) Әдәмсәдән Илдус һәм Кифая Нәҗметдиновлар; Красный Октябрьдән Анатолий һәм Любовь Скоковлар.

Юбилярларга сәламләү сүзләре белән район башлыгы Вячеслав Козлов мөрәҗәгать итте, аларның һәркайсына Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмгә СВОда катнашучыларның гаиләләре дә чакырылган иде: хатыннары, әниләре, балалары. Бу - Валентина Кузьмина - мобилизацияләнгән Николай Кузьминның хатыны, аларның гаиләсендә күптән түгел генә бишенче балалары туган; Валентина Мусина - аның ире Альберт бер ел элек контракт буенча киткән. Аларның биш баласы бар. Сәхнәгә күтәрелүче ханым -  Оксана Сидорованың ике улы һәм ире дә үз теләкләре белән СВОга киткән. Район башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кызлар-депутатлар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Надежда Попкова һәм  Пенсионерлар берлеге рәисе Анастасия Козлова гаиләләргә җылы теләкләрен җиткерде. Аннан соң Надежда Ивановна чәчәкләр, бүләкләр, Рәхмәт хатлары һәм  балаларга да бүләкләр тапшырды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Яңа Чишмәдән  күп балалы Никифоровлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Әниләре  -Оксана Леонидовна күптән түгел 11 нче баласын тапкан. Анна Ворожеина һәм Диана Флягиналарга беренче балалары туу уңаеннан 50 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Ниһаять, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшыруның кульминацион мизгеле якынлашты. Быел аңа Красный Октябрь поселогыннан Юрий һәм Мария Поляковлар гаиләсе лаек булды. Мария Петровна тумышы белән Черемухово Бистәсеннән, медицина училищесын тәмамлаганнан соң «Красный Октябрь» совхозына килә, анда пенсиягә чыкканчы ФАП фельдшеры булып эшли. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Юрий Федорович армиягә кадәр үк автомәктәпне тәмамлый һәм демобилизациядән соң совхозда шофер, аннары “Кулон” а/ф-да тракторчы булып эшли башлый. Хәзер ул Яңа Чишмәдәге Интернат-йортта газ җиһазлары операторы. Ирле – хатынлы бу гаилә өч бала тәрбияләп үстергән: өлкән улы Вячеслав агроном, Андрей хәрби хезмәткәр, кызы Злата тегүче. Поляковларның биш оныгы бар. 

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален аларга Вячеслав Козлов тапшырды.

Бәйрәм дәвамында сәхнәдән безнең артистларыбыз: яшь  йолдыз Анастасия Ерашова, «Шешминка» хореография ансамбле, «Архангельская краса», Черемухово Бистәсеннән «Рябинушка», Чуаш Чабаксарыннан «Илем», «Моңлы чишмә» һәм башкалар үзләренең чыгышлары  белән сөендерделәр.

Бәйрәм чарасы Туган якны өйрәнү музеена экскурсия һәм гаиләләр белән зур табын артында чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев