Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Җитезлегенә, шаянлыгына күз тимәсен

29 декабрьдә Габдуллина Мәүлия Камал кызы үзенең чираттагы юбилеен - 90 яшен билгеләп үтә. Ул Зирекле авылында күп балалы Камал һәм Мәүгыйзә Хөснетдиновлар гаиләсендә туа. Юбиляр авылдашы турында Фәйрүзә Шакирова сөйли.


- Ике яшьтә Мәүлия апаның сеңелесе Җәмниса үлә, өлкән абыйсы Госман 1943 елда сугышта һәлак була, шул ук елны абыйсы Минхәйдәрне ФЗӨ гә алалар. 1945 елның маенда, бөтен ил Бөек Җиңүгә шатланганда, әтисе авырудан вафат була, ә бер елдан әнисе дә үлә, 10 яшендә сеңелесе Зөләйха вафат була. Мәүлиянең ач һәм ятим балачагы аның укуына йогынты ясамый. Ул һәрвакыт тырыш укучы була.
“Мин мәктәптә бишле билгеләренә укыдым, каләмне каен себеркесенең ботакчыгына яулык кырыеннан җеп алып, чорнап, корымны суга бутап язу карасы ясап, ай яктысында дәрес хәзерли идек. 1945 елда җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, директор Ильяс абый миңа укуны дәвам итәргә – арифметика яки әдәбият укытучысы, яисә сәнгать әһеле булырга тәкъдим итте”, - дип сөйли Мәүлия Камал кызы.
Тик аның тормышы башка юл ала: әти-әнисе вафатыннан соң өч кыз – Зөлхәбирә, Зөләйха һәм Мәүлия абыйлары Мингали тәрбиясендә кала, аның хатыны Зәйтүнә кызларга әниләре күк карый, алар турында кайгырта, Мәүлия алга таба укуы турында уйламый да, аларга бергә яхшы була. Кырда эшлиләр, Зәйтүнә апа өйдә аларны чигәргә, тукырга өйрәтә. Бу эшләре матур җырлар белән үрелеп бара.
“9 яшемнән хезмәт юлым башланды. Җәен, әниләр белән кырга утауга йөргәндә, безгә ярты сутый, әниләргә бер сутый җир бүлеп бирә иделәр. Үсә төшкәч, әниләр белән уракка йөри башладык, үсмер чакта, бригада кызлары белән колхозның печән кыры - Саука Аланында Галимов Зәкәрия абзый печән чабарга өйрәтте. Безнең печән покослары тау башыннан Кичү елгасына кадәр сузыла иде. Ул болындагы искиткеч матур чәчәкләрнең саны 40 ка тула иде,  үзебез үргән эшләпә кырыена шуларның 40 сын да тезә идек. Ә ашарга яраклы үләннәр 12 төрле иде. Шул үләннәрне ашап, салкын кизләүнең шифалы суын эчеп эшләдек, ачлы-туклы сугыш елларында исән-сау калдык. Кибәнне очлап бетермичә өйгә кайту юк, төнге 10-11 ләр җитә иде. Күмәк хуҗалыкта эшләгәндә, 1948 елда яз көне Кадыйров Харис һәм Галимов Зәкәрия абыйлар җитәкчелегендә ике тапкыр җәяүләп, көянтәләр асып, урман аша Оша авылына каен орлыгы алырга бардык. Ашарга юк (колхоз хезмәт көненә биргән икмәкнең яртысы алабута орлыгыннан тора – кап-кара, ашарлык түгел иде). Юлыбыз Красная Зорька авылы аша үтә. Безнең авылдашлар да анда эшли иде. Безнең  хәлгә кереп, учакта бәрәңге пешереп, берәр бәрәңге бирделәр. Ул бәрәңгенең тәмлелеге – әйтерсең лә бер савыт ит ашаттылар! Шул каен орлыкларыннан каен посадкасы үстердек. Колхоз бригадасында эшләү вакытында колхоз делянкасында 4 кыз урман кистек. Бергә урман кисүдә эшләгән иптәшем, сыйныфташым, якын дустым Зарипова Зәйнәп әле бүген дә исән. Ачлы-туклы булсак та, күңелле яшәдек. Мәҗлесләрдә мине гел башлап җырлаучы итеп куялар иде”, - дип дәвам итте сүзен Мәүлия әби.
1948 елның 18 мартында 19 яшьлек Мәүлия һәм аның дус кызлары “ 1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнәләр. 1951-1952 елларда дус кызлары белән Балахнада торф чыгару эшендә була.
1953 елның 13 мартында ул авылдашы Габдрәшит Габдуллинга кияүгә чыга.
Мәүлия әби абыйсы һәм аның хатынын яратып искә ала: “Безне кияүгә биргәч, миңа да, сеңелемә дә бирнә әзерләделәр, Зәйтүнә апа безгә 5әр эскәтер куйган, кияүгә киткәннән соң да безгә күлмәкләр тегеп бүләк итте, хәтта икебезгә дә паласлар да сугып бирде”, - ди.
Мәүлия әби ире белән бәхетле тормыш кичергәннәр, шунысы кызганыч, Габдрәшит абый кыска гомерле була, бик яшьли – 52 дә бакыйлыкка күчә. Мәүлия әби сеңелесе Зөлхәбирә белән терлекчелектә эшлиләр. Пенсиягә чыккач та, 66 яшенә кадәр эшли, ә эшләгән елларда бер генә тапкыр да ял алмаган. Габдрәшит абый 4 ел район милиция бүлегендә хезмәт куя, аннан тракторчы булып эшли, яхшы гармунчы була һәм матур җырлый. 5 бала тәрбияләп үстерәләр: Илгизәр (1955), Ринат (1957), Резидә (1960), Газинур (1962) һәм Фәнил (1964-1998). Балалар тәрбияләүдә - үстерешүдә төп ярдәмче ире вафатыннан соң тагын 22 ел дус һәм тату гомер иткән каенанасы Тәскирә Зәйдехан кызы була.
Балалары бик тырыш, тәртипле булып үсәләр. Барысы да һөнәр алган, үз гаиләләрен корган. Барысы да хезмәт сөючән һәм хөрмәткә лаеклар. Олы уллары Илгизәр-танылган табиб, үз клиникасы бар, ә аның улы Оренбургта бик яхшы кардиохирург. Ринат һәм Газинур – эретеп ябыштыручылар. Кызы Резидә озак еллар тулай торакта комендант булып эшләгән. 34 яшендә автокатастрофада һәлак булган туган колхозында эретеп ябыштыручы булып эшләгән кечкенә улы Фәнил өчен ананың йөрәге әле һаман телгәләнә.
Бүгенге көндә ул  дүрт малае һәм кияве үз куллары белән төзеп биргән ике катлы таш йортында гомер кичерә. Балалары - оныклары белән атна саен күрешеп тора, тәмле ризыклары белән сыйлый. Онык-оныкчыкларының фотолары артына “Бу минем матур улкаем – оныгымның улы. Бәхетле бул, яхшы укы”, дип, һәрберсенә матур теләкләр теләп язулар язып куйган. Балалары шәһәргә үз яннарына чакырганда ул: “Кайчан ризыгым тартып китерер - шунда күченермен”, - дип җаваплый. Әле бүген дә ул төсле йон шәлләрдән җеп сүтеп, күз явын алырлык бизәкләр белән мендәрчекләргә тышлар чигә, шул арада 10 оныгы, 13 оныкчыгына оекбашлар бәйләү өчен 10 киләп җеп тә эрләп куйган. Өе дә ялт итеп, көлеп тора. Телевизор да карый, “Юлдаш” гәҗитен дә, дини календарьлар да укый, намазларын да калдырмый. Җитезлегенә, шаянлыгына күз тимәсен, гомер юлындагы хатирәләрне искә алганда, кайбер вакыйгаларга шунда ук такмак  чыгарып, әйтеп тә куя.
Афәрин, Мәүлия әби, алда да шулай тормышны яратып гомер ит!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев