Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Ходай сызган юл

Һәр заманның үз авырлыгы, һәр гаиләнең үз тарихы, һәр кешенең үз язмышы, ул туганда ук маңгайга язылган була, диләр. Тик аны яши-яши генә, гомер йомгагы сүтелеп барганда гына беләсең, кая барып тоташканы мәгълүм түгел...

Әдәмсә авылында гомер итүче Исмәгыйль Гайнан улы белән Нәҗибә Миншакир кызы Хөснетдиновларның Ходай сызган гомер юллары күп нәрсәдә охшаш. Яшьлекләрендә яратып кавышып, бергәләп итәк тутырып балалар үстергәндә ярларын мәңгелеккә югалту ачысын кичергән, утыз ел элек олыгайган көннәрдә бер-беребезгә таяныч, балаларга терәк булырбыз дип, ике оя балаларын берләштереп, тормыш арбасын бергәләп тарткан әлеге пар бүгенге көндә бәхетле картлык кичерә дип әйтү бер дә ялгыш булмастыр. Алар  1990 елның 20 гыйнварында кавыша, быел - энҗе туйлары.
Нәҗибә апа 1938 елның 1 гыйнварында Ямаш районы (хәзер Яңа Чишмә) Кыерлы авылында гаиләдә дүртенче бала булып туа.  Ил-көнгә зур кайгы салган Бөек Ватан сугышы башлангач та 3 яшьлек Нәҗибәнең әтисен фронтка алалар, әнисе исә бишенче балага йөкле булып кала. Сугыш һәм сугыштан соңгы чор балаларына туры килгән авырлыклар Нәҗибәне дә урап узмый, Әдәмсәдә 5 сыйныф белем алгач, 12 яшеннән колхозда эшли башлый. Кызга 15 яшь булгач, Ярославль өлкәсендәге Балахна шәһәренә эшкә алып китәләр. Анда башка яшүсмерләр белән бергә торф чыгару эшендә хезмәт куя ул, авылга унсигезен тутырып кайта.
Ачлы-туклы, кием-салымсыз авыр еллар булса да, көндезләре эштә узган яшьләрнең (сыер савалар) кичләрен күңелләре кызык эзли, су буенда, аулак өйләрдә уза торган кичке уеннар үзенә тарта. Шундый көннәрнең берсендә ул Әдәмсәдә туып-үскән гармунчы егет – Салих белән таныша, бу мәхәббәт мәңгелек булыр дигән өмет белән 20 яшьлек кәләш гаиләгә бишенче килен булып төшә. Алар ике малай һәм өч кызга гомер бирә. Корган гаилә учагын сүндерми ахыргы көнгәчә яшисе дә бит... Язмыш үзенекен итә шул, 1977 елның 9 мартында ире Салих кинәт үлеп китә. Бу вакыт балаларның олысына – 18, кечкенәсенә - 5, ә Нәҗибә апага 39 яшь була. Авырлыкка яшьтән чыныккан Нәҗибәнең йөрәге уттай янса да, югалып калмый, балалар өчен, аларны кайгыртып яшәвен дәвам итә: терлеген дә асрый, печәнен дә чаба, бакчасын да үстерә. Еллар үтә, балалары үсеп, бер-бер артлы кул арасына керә, буйга җиткән берсе үз тормышын кора. Әлбәттә, шулай дип әйтүе генә ансат, чынлыкта Нәҗибә апага бер дә җиңел булмый. Яшьлектә бәхете кыска булгач, олыгаеп барган көннәрендә, балалары таралышып, ялгыз калудан да куркып, ул Ходай биргән гомеренең калган өлешен авылда 5 бала белән ялгыз канат булып калган Исмәгыйль  абый белән бәйләргә була. Уйлап карасаң, аның бу гамәле батырлыкка тиң, чөнки олы йөрәкле кеше генә бу адымга бара ала. Ә күпне күргән, күпне кичергән Нәҗибә апа өй тулы бала белән ялгыз калуның ни икәнлеген бик яхшы аңлый, бигрәк тә ир-атка. Шуңа каршы килми, риза була. Ул вакыт Нәҗибә апа барасы икенче ояда ике кыз инде тормышлы, бер уллары армиядә, өйдәге малайларның берсенә – 10, икенчесенә 3 яшь тә 10 ай була. Ятимнәрне үз балаларыдай кабул иткән әлеге киң күңелле хатын-кызны очратканчы 46 яшьтә тол калган Исмәгыйль абыйга сабыйларга өч ел әти дә, әни дә булырга туры килә. Бүген инде алар югары белемле, тормышта үз сукмакларын ярган кешеләр. Олы тормыш юлына чыгарып, туйларын уздырып, бәби ашларын үткәргән әти-әниләренә бик рәхмәтлеләр. Алай гына да түгел, бүгенге көндә язмабыз геройларының 9 балалары, 18 оныклары, 13 оныкчыклары. Алар авылга еш кайтып, әти-әниләренә булышып торалар. Кызганыч, Исмәгыйль аганың олы улы Нәкыйп кына 36 яшьтә кинәт бакыйлыкка күчкән, бу 2007 елның җәе була. Алар үзләренә төшкән бу хәсрәтне дә бергәләп күтәрәләр. Җирдә казынып, йорт тутырып терлек асраган, күпләргә үрнәк булырлык гомер юлы узган Исмәгыйль ага белән Нәҗибә апа бүген үзләре корган бәхеткә сөенеп туя алмыйлар. 7 сыйныф тәмамлаганнан соң тракторчыга укып, 28 ел механизатор булып эшләгән, техниканы биш бармагы күк белгән, әле бүген дә тынгысыз, тормышны яратып гомер итүче Исмәгыйль ага авыл мәчетендә имам булып тора. Авылдашлары да аларны бик яраталар, хөрмәт итәләр, ишекләре һәркем өчен ачык. Нәҗибә апа балаларын  сый-нигъмәт тулы өстәлләр белән каршы ала, яхшы теләк һәм шаян сүзләре белән озатып калалар. Балалары да үзләренә ошаган - кунакчыллар, әти-әниләрен бик еш кунак итәләр.
Балалар дип үткән гомернең бер өлешен генә булса да үзләре өчен дә яшәргә тырыша алар, ял йортларына барып сәламәтлекләрен ныгытып кайталар. Әле күптән түгел генә берсе Әлмәттә, икенчесе Түбән Камада ялда булган.
Бәхетле картлыкка лаек әлеге парны гомер бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек белән тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әле озын-озак гомер итүләрен телибез.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев