КОРБАН МӘҖЛЕСЕ - ТУБЫЛГЫ ТАУДА
Бөтен дөньяга таралган мөселман халкы 6 ноябрьдә исламда иң олы бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтте. Бәйрәм көннәрендә дин тотучылар корбан чалалар, гыйбадәт кылалар, Аллаһтан кылган гөнаһлары өчен кичерүен сорыйлар, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итәләр. Бәйрәмнең төп мәгънәсе -- Аллаһка якынаю, шәфкатьлелек кылу. Азат МУСИН
Районда һәр елны Корбан бәйрәме уңаеннан берәр авылда барлык татар авылларыннан, ТР Диния нәзарәтеннән кунаклар чакырып мәҗлес (аш) уздыру күркәм традициягә кереп китте.
18 ноябрьдә Тубылгы Тауда үткән Корбан мәҗлесенә 100дән артык кеше җыелды. Мәҗлес алдыннан Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Коръәннән сүрәләр укыды. Җыелган кунакларны район башлыгы Вячеслав Козлов җылы котлады. Аерым алганда, ул теләсә кайсы диннең бары яхшыга, игелек кылырга, түземлелеккә генә өйрәтүен билгеләп үтте. Һәр мөселман өчен изге саналган бу бәйрәм кешеләрне күркәм эшләргә, игелек кылырга, башка дин вәкилләрен, бер-берсен хөрмәт итәргә чакыра. "Без мәчетләребезгә, чиркәүләребезгә ярдәм итеп торачакбыз, һәрвакыт гыйбадәт йортларыннан азан һәм чаң тавышлары ишетелеп торсын, һәммәгезгә сәламәтлек, иминлек, муллык телим", - дип билгеләп үтте ул. Быел Тубылгы Тау мәчетенә 20 ел тула, юбилей хөрмәтенә В.М. Козлов шушы авыл мәчетенең имам-хатыйбы Хәниф Зариповка сертификат тапшырды. Ул шулай ук мәртәбәле кунак, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус хәзрәт Фәизгә дә истәлекле бүләк тапшырды.
Аннан соң мөфти Илдус хәзрәт Фәиз бәйрәм вәгазе сөйләде, бәйрәм белән котлап, район җитәкчеләренә, барлык яңачишмәлеләргә җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, авыл мәчете имам-хатыйбы Хәниф Зариповка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Бәйрәм ашыннан соң районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәттахов җыелган кунакларны бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерделәр.
Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова районда Корбан мәҗлесенең 12 нче мәртәбә (һәр елны) үткәрелүен билгеләп үтте, (киләсе елда ул Зирекледә булачак). Ул тубылгытаулыларга кунакчыл булулары, тәмле сый-нигъмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Шушы Корбан ашын уздыруга ярдәм иткән иганәчеләргә: Ришат Билаловка, Ринат Фәссахов, Хәлим Билданов, Равил һәм Наилә Закировалар, Илгиз Әшрәпов, Кадрия Насыйрова, Гомәр Фәсхетдинов, Илдар Рамазанов, Азат Мусин, Фәрит һәм Әлфирә Гайфетдиновлар, Вазыйх һәм Исламия Мортазиннар, Рәфис Хәбибуллин, Рәфис Зиниятуллин, Вахит Сәхәбиев, Рәшит Кыямов, Луиза Исхакова, Эльмира Нәфикова, Гөлсинә Мөбәракшина, АҖ башлыклары: Рифкат Миръякупов, Җәүдәт Җәләлетдинов, Фәрит Фәттахов, Данияр Гайнуллин, Җәлил Гайфетдинов һәм Вахит Садыйковка, аш уздыруга корбан сарыгы биргән Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева белән корбан (сыер) ите биргән Гомәр Сөләймановка аеруча рәхмәт белдерде. Аштан соң күп кенә кунаклар районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт белән авыл мәчетенә өйлә намазы укырга юнәлделәр.
Рәсемдә: Наилә Закирова, Илдус хәзрәт Фәиз, Вячеслав Козлов, Алмаз хәзрәт һәм Илгиз хәзрәт Әшрәпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев