Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Ленино авылында яшәүче Мария Александровна Николаеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

7 февраль көнне Ленино авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Мария Александровна Николаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны котларга район җитәкчелеге, авыл җирлеге башкарма комитеты һәм җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре килгән иде.
Кунаклар-район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова, Ленино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Дубровина һәм авыл мәдәният йорты вокаль ансамбле Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты һәм бүләкләр белән килделәр. Ә мәдәният хезмәткәрләре юбиляр өчен гармунга кушылып күңелле җырлар башкардылар.
Мария Александровна Николаева турында тулырак якын арада дөнья күрәчәк "ЯЧХ" номерларында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев