Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Гаилә

Любовь Иванова: «Мин бәхетле әни!»

Әдәмсә авылында Любовь һәм Денис Ивановларның күп балалы гаиләсе яши.

Әни – безнең тормышыбызда иң кадерле һәм иң якын кеше, ул безгә үзенең мәхәббәтен, кайгыртуын һәм назын бүләк итә.

 

Гаиләнең төп «капиталы» 

Ивановларның ике өлкән баласы студентлар инде: Владимир 19 яшендә «Алабуга» МИЗ көллиятендә программистлыкка укый, 18 яшьлек Ксения –Түбән Кама көллиятендә өченче ел химик-технолог белгечлеге үзләштерә.

- Әле бишебезнең дә өйдә булмавына һич ияләшә алмыйбыз, - дип авыр сулый әни кеше. - Нишлисең, кайчандыр ата-ана оясыннан аерылырга кирәк.

Бер елдан тугызынчы сыйныф укучысы Евгений да укырга китәчәк. Өлкән абыйсы кебек политехник көллияткә керәчәк, ләкин башка профильгә.  Софья белән Михаилга 11 һәм 10 яшь. Кыз клубка җырларга һәм биергә йөри, уллары да анда бии һәм спорт залына йөри. Холкы буенча җитез Миша күптән түгел генә әтисен һәм әнисен туган йортыннан китмәячәге белән тынычландырган.

 - Сыерларыбыз, үгезләр, дуңгыз балаларын, тавыкларыбызны караячакмын, - дигән ул.

Мишаның авыл хуҗалыгына омтылышы бар һәм ул фермер булырга хыяллана. Балачактан ук терлек карарга ярата, әбисенә дә ярдәм итә.

 

Аңлы сайлау

Любовь һәм аның ире Денис үскән гаиләләрдә дә өчәр бала.

- Беркайчан да күп балалы әни булырга уйламадым, планлаштырмадым, - ди Любовь. - Ирем белән алдан ук уртак фикергә килдек: Алла биргән икән, димәк, аларга дөньяга килергә насыйп булган.

Ир белән хатын биш балалары булуга бик шат.

«Бу – бәхет!» - дип ышана Любовь.

        

Гаилә көннәре

Балаларны тәрбияләү белән бергәләп шөгыльләнәләр. Әти-әниләр эшләгән җирдә балалар да кулдан килгәнчә булыша.

 - Бакчага чыксам, әтиләре балаларга: «Әниегезне түтәлләрдән азат итәргә кирәк, үз өстегезгә алыгыз», ди, - дип сөйли Любовь.

Балалар үз вазифаларын үзләре дә беләләр. Мәктәптән кайталар, үзләренә эш табалар (терлекләр янында, кухняда). Әни кайтканда, аларның барысы да үтәлгән була.

Ата-аналар  дүртенче яртыда торалар, терлек карарга кирәк. Иртәнге саву (сөтне 4 сыердан тапшыралар), ишегалдында, сарайларда җыештыру. Ит, сөт, барлык продуктлар – үзләренеке. Аларның шәхси ярдәмче хуҗалыклары гаиләне тулысынча тәэмин итә.

Аннары гадәттәгечә әниләре һәркемгә иртәнге ашны, иренә эшкә төшке ашны әзерли. Балаларны уята:

- Уяндыгызмы? Кулларыбызны күтәрәбез... тәмләп киереләбез... Торабыз, урыннарны җыябыз һәм зарядкага басабыз. 

Ата-аналарда иртәләрен өлкән балаларын да уяту гадәте калган – аларга да иртәдән шалтыраталар. Владимир производстводан аерылмыйча укый: укуын да, практикасын да бергә алып бара (төнге сменалар да була). Автомобильгә акча эшләгән инде (дөрес, бераз әнисе һәм әтисе ярдәм иткән.)

 

Бер күрүдә гашыйк булу

Любовь аларның Денис белән нәкъ шулай килеп чыгуын таныды. Ул үзе Архангел Бистәсеннән, бервакыт Әдәмсәгә дус кызы белән туган көнгә килгән. Клубка чыкканнар. Ишектән керүгә Денис белән күзгә-күз очрашкан. Соңыннан билгеле булганча, икесенең дә йөрәкләре тибрәнеп куйган: “Ой, бу минеке».

Әдәмсә егетләренең берсе: “Миңа кәләш алып килүләрен үтендем ич мин!”- дисә дә Денис: «Юк, ул минеке! Һәм мин аны беркемгә дә бирмим", - дип нык тора. Бер елдан соң Любовь училищены тәмамлый һәм туй ясыйлар. Каенанасы аларга бирнәгә үзенең сыерын бүләк итә. 30 сентябрьдә аларның ныклы бәхетле берлегенә 20 ел тулган. Өйләнешкәндә икесенә дә егерме яшь була аларның. Башта Денисның әнисендә яшиләр. Ул икенче иргә яшәргә күчкәч, ата-ана йортын Денис үзенчә яңарта, чөнки аның һөнәрләре күп -эретеп ябыштыручы да, төзүче дә ул. 

 

Гаилә башлыгы – әти

Любовь Денисны ихтирамлы, эчми торган, эшчән дип сыйфатлады. Әгәр ул, әйтик, кухняда өлгермәсә, ире турарга, итне әйләндерергә, камырны изәргә үзе дә булыша.

-Иремнең шундый булуына мин бик шат, - ди ул.

Зурдан кубып гаиләдә беркайчан да ачуланышмыйлар, вак ызгышлар исәпкә алынмый. Любовь әйтүенчә, татулашырга беренче булып ул бара, аның бер сәгатьтән артыкка дәшми түзә алмый. “Кем хаклы, кем гаепле булуына карамастан, күпкә түзә алмыйм”, - ди ул.  Денисны катгый түгел дип санаса да, хатын-кызның йомшаклыгы һәм юл куючанлыгы – гаиләдәге яхшы микроклимат файдасына гына.  

Ләкин башлык, хуҗа  булып һәрвакыт әти кеше санала. Күпчелек мәсьәләләрдә соңгы сүз аның артында.

 -Ни өчен?  -дип елмайды Любовь һәм үзе үк җавап бирде: - Чөнки ул әти!

 

Әни нинди булырга тиеш

Әни бөтен нәрсәне белергә тиеш: тәмле итеп ашатырга да, төнгә әкият укырга да, балаларны тәртипкә өйрәтергә дә. Ләкин барыннан да мөһимрәк - ягымлы һәм аңлаучан булу. Китапларны җыярга яки берәр эшне үтәргә онытсалар, балалар әниләренең ачулануын шунда ук сизә. Алар хаталарын төзәтергә тырышалар. Әниләре ачуланмасын һәм үпкәләмәсен өчен, гел елмаеп торсын өчен, алар күп нәрсәгә әзер.

-Әлбәттә, ана кешегә үз балаларын мактау уңайсыз булса да, мин горурланып әйтә алам: укытучылар минем балаларымны тыйнак, әдәпле һәм тәрбияле дип бәялиләр. «4» һәм «5»кә укыйлар. Без аларны өлкәннәрне хөрмәт итәргә, укытучыларны кадерләргә өйрәтәбез, чөнки алар – икенче ата-аналар. Аларга карап, аңлыйм: мин чын-чынлап бәхетле әни, - ди Любовь.

 

Ял көннәрендә тулы оя

Кич белән аларда - уртак кичке аш. Әтиләре эштән кайта, ул нефть оешмасында бораулау операторы. Любовь балалар бакчасының ясле төркемендә тәрбияче ярдәмчесе булып эшли.   

Дөрес, икенче ел инде атна уртасында өстәл артында өч бала гына, Ксения һәм Владимир ял көннәрендә генә кайталар. Алар кайтканда, Любовь ниндидер тәмле әйбер пешерә: тавык, пилмән, бәлеш. «Алар бит өй ризыгын сагыналар”, - ди ул. Өлкәннәрне шәһәргә буш букча белән беркайчан да җибәрми.  Әниләренең аш-суын барлык балалар да ярата. Ашарга әзерләү – аның төп мавыгуы. Өйдәгеләрне төрле ризык белән сыйларга тырыша. Әтиләре ял көннәрендә балаларын чаңгыда йөрергә, җәй көне барысын да – улларын да, кызларын да футболга алып чыга. Бәхеткә каршы, йорт каршында ук зур басу.

 

Бәйрәмнәрдә гел бергә

 

Бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәләр, өйдә генә. Балалар туган көнгә, 8 мартка, Әниләр көненә бүләкләр әзерлиләр.

- Бүлмәгә очраклы гына керсәм, шунда ук яшерәләр. Бүләкнең сюрприз булуын телиләр. Яки акча җыеп, «әти капиталына» өстиләр һәм нинди дә булса матур әйбер бүләк итәләр, - ди Любовь елмаеп.

Хәзер дә балалар әтиләре белән яшерен генә пышылдашалар, Әниләр көненә нидер бүләк итәчәкләр.

Гаилә бәйрәмнәренә ике әби, бертуган энеләре, апалары – кунаклар җыела.

- Безнең йортыбыз беркайчан да буш булмый, - дип елмая Любовь.- Ишекләребез һәрвакыт ачык. Без дә кунакка йөрибез, ләкин ешрак безгә киләләр, хуҗалыкны озакка ташлап булмый бит. 

Әни буларак иң зур теләге – барлык балалары һәм якыннары сәламәт, бәхетле булсыннар, уңайлы «оялар» булдырсыннар, тыныч һәм тату яшәсеннәр. Һәм ата-аналар йорты балалар өчен мәңгегә ныклы нигез һәм бәхетле гаилә үрнәге булып калачагына шикләнмәсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев