Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Ни өчен без көннән-көн кимибез?

Районда демографик хәл начарая бара, - бүген шундый фактны билгеләп үтәргә туры килә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк мәгълүматларына караганда, соңгы өч айда - сентябрь- ноябрьдә генә дә районда халыкның табигый кимүе 16 кеше тәшкил иткән: 40 кеше үлгән, ә 24 бала туган.

Әлбәттә, бу җәһәттән районда яшьләр арасында сораштыру үткәрү кирәклеге туды, чөнки кеше саны арту аларга бәйле бит.
Ни өчен соң кими барабыз? Ни өчен без ишәергә теләмибез? – бу сорауларга 656 респондент җавап бирде: 18 яшьтән алып 35кә кадәр һәм аннан да зуррак яшьтәге 224 ир-ат һәм 432 хатын-кыз.
203 кеше (буйдак һәм кияүгә чыкмаган хатын – кызлар) тормыш кормауларының төп сәбәпләре дип үз тораклары булмау (73); түбән хезмәт хакы (55); туры килә торган пар булмау (39), карьераны өстенрәк күрүләрен атадылар (36).
76 сораштырылган кеше үз гаиләләрендә беренче бала тууны түбәндәге сәбәпләр аркасында кичектерә:
эшсезлек-20, торак булмау-22, аз хезмәт хакы-17, сәламәтлек булмау-17.
41 респондент икенче бала тууны билгесез вакытка кадәр кичектерә: хезмәт хакы түбән булу сәбәпле -14, медицина күрсәткечләре буенча-14, нигездә, бер бала булу җитә дип санаучылар - 13 кеше.
Һәм менә сораштыру вакытында язып алынган теләкләр: хезмәт хакын арттыру; торак шартларын яхшырту; медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту; ЭКОны үткәрерлек ясау; рухи тәрбия бирү эшен көчәйтү; поселокта балалар мәйданчыгы төзү;  балалар пособиеләрен арттыру; эш урыннары булдыру;  муниципаль хезмәткәрләр өчен торак шартларын яхшырту;  торак шартларын яхшыртуга субсидия алучыларны сайлап алу критерийларын яңадан карау; районда бала тудыру йорты ачу;  социаль ипотека буенча йортлар төзү;  ана капиталын арттыру;  авылларда балалар бакчаларын япмау һәм алар өчен түләүне киметү; районнан бала тууга бер тапкыр бирелә торган пособие түләү.
Безнең районда 20 яшьтән алып 49 яшькә кадәрге 1717 буйдак ир-ат һәм хатын-кыз яши, аларның күбесенең яраткан кешеләре бар, әмма өйләнешергә ашыкмыйлар. Үзенә туры килә торган кандидатураны сайлый алмаучылар да бар.  Статистика буенча безнең районда 1030 ир-атка 687 хатын-кыз туры килә.
Ир-атлар арасында да, хатын-кызлар арасында да ялгызлык проблемасы бар. Мәдәният һәм яшьләр эшләре бүлекләре мәдәният йортлары каршында танышу клублары, очрашулар, авыл яшьләре арасында спорт ярышлары оештырып, бу эштә ярдәм итәргә булдылар. Бу ике кеше очрашып, бервакытта да аерылышмаска мөмкин булган урыннар.

Лариса ФЕДОРОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев