Паспортларыгызга күз салыгы
Паспортыгызга күптән караганыгыз юкмы? Хәзер аны игътибарлап карыйсы була: теркәү турындагы штампта Сез яшәгән торак пункт исеме генә түгел, урам исеме белән йорт саны да күрсәтелергә тиеш.
РПФ-нең Яңа Чишмә бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева хәбәр итүенчә, 2012 елның гыйнварыннан Пенсия фонды почта белән документлар әйләнешенең электрон вариантына күчәргә ниятли. Бу пенсия түләү һәм тарату ведомостьларының почта элемтәсе органнарына арадашчысыз, сакланган каналлар аша тапшырылуын аңлата. Шул сәбәпле, почта бүлекләрендә төзелгән һәм РПФ-дагы мәгълүматлар базасында пенсияне тарату (китереп бирү) графикларында проблема тууы ачыкланган, күпчелек пенсионерларның теркәү штампында торак пункт исеме генә язылган.
Шунлыктан пенсияләрне вакытында түләү (алу) өчен кыска вакыт аралыгында җирле үзидарә советлары һәм УФМС белән берлектә пенсионерларның паспорт мәгълүматларын тиешле тәртипкә китереп, күчермәләрен (ксерокопия) РПФна тапшырырга кирәк. Сораулар туса, пенсионерлар 2-25-81 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев