Узган ел вакыйгалары
28 гыйнварда Укытучы елына тантаналы шартларда йомгак ясау чарасы булды. Чарада район мәгариф өлкәсендә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләрне атап үттеләр. 29 гыйнварда районның гер күтәрүчеләре гер спорты буенча республика беренчелегендә икенче урынны яуладылар. 19 февральдә тантаналы шартларда "Олимп" спорт комплексы ачылды, анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты. 2...
28 гыйнварда Укытучы елына тантаналы шартларда йомгак ясау чарасы булды. Чарада район мәгариф өлкәсендә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләрне атап үттеләр.
29 гыйнварда районның гер күтәрүчеләре гер спорты буенча республика беренчелегендә икенче урынны яуладылар.
19 февральдә тантаналы шартларда "Олимп" спорт комплексы ачылды, анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.
2 мартта Яңа Чишмә урта мәктәбендә 2000 елдан алып 2010 елга чаклы район башлыгы булып эшләгән Губкин Александр Семенович истәлегенә мемориаль такта ачылды.
15 мартта район авыллары, район үзәге предприятиеләре һәм оешмаларының Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган иҗат отчетлары старт алды.
12 апрельдә РМЙда хәрби хезмәт үтәргә китүче егетләр өчен призывниклар слеты булды.
15 апрельдә "Язгы миһербанлылык атнасы" акциясе кысаларында район делегациясе Минзәләдәге балалар интернат-йортында булды.
5 майда район башлыгы Вячеслав Козлов Бөек Ватан сугышында катнашучыларны кабул итте.
7 майда районга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде, ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашты һәм федераль программа буенча сугышта катнашучылар һәм сугышта һәлак булганнарның тол калган хатыннары өчен төзелгән яңа йортта булды.
9 майдан 18енә чаклы урта мәктәп делегациясе кадетчылар сыйныфының Бөтенрәсәй хәрби-патриотик слетында катнашты.
13 майдан 15енә чаклы үткән гер спорты буенча дөнья чемпионатында Тубылгы Тау мәктәбе укучысы Гөлгенә Исмәгыйлова көмеш медальгә ия булды.
11 июньдә Акъяр авылында тантаналы шартларда яңа буа һәм төзекләндерелгән чишмә ачылды.
12 июньдә Яңа Чишмәдә милли Сабантуй бәйрәме гөрләде.
24 июньдә РМЙ-да район укучыларының чыгарылыш балы булды.
1 июльдән эчке эшләр органнары структурасы үзгәртелде, "Яңа Чишмә" полиция бүлекчәсе Рәсәй ЭЭБ-нең "Чирмешән" муниципальара бүлеге составына кертелде.
5 июльдә "Торакка капиталь ремонт-2011" программасы буенча күпфатирлы 3 йортка капиталь ремонт эшләре төгәлләнде.
5 июльдә безнең районда ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министры Марат Әхмәтов булып китте, ул азык хәзерләүнең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
29 июльдән 3 августка чаклы район делегациясе Севастопольдә булып, шефлыкка алынган "Сәмум" корабле диңгезчеләре белән очрашты.
24 августта РМЙ-да "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясалды.
9 сентябрьдә яңа өйләнешүчеләр аллеясына нигез салынды, яшь Петровлар гаиләсе беренче булып миләш агачы утыртты.
22 сентябрьдә Ленино авылында Арбузовлар гаиләсе көче белән төзекләндерелгән чишмә ачу тантанасы булды.
21 октябрьдә районда ТР Дәүләт Советы Комитетының күчмә утырышы булып узды, анда районның җирле үзидарә органнарында кадрлар белән эшләү мәсьәләсе тикшерелде.
7 ноябрьдә районда ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш сәфәре белән булып китте, ул ремонтланган "Теремок" балалар бакчасында булды, район активы белән очрашты.
12 ноябрьдә Ленинода балачактан инвалид, вафат булган сугыш ветераннарының улы Михаил Леонтьев яңа өйгә күченде.
14 ноябрьдә район делегациясе тагын Минзәләдәге ятимнәр йортына барып кайтты, анда концерт белән чыгыш ясап, балаларга тәм-томнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
18 ноябрьдә Тубылгы Тауда ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән килгән кунаклар катнашында бәйрәм табыны - Корбан ашы уздырылды.
20 ноябрьдә Черемухово Бистәсендә "Кулон" холдингы җитәкчесе Альберт Фәхретдинов инициативасы белән торгызылган яңа чиркәү ачылды.
21 ноябрьдә Архангел Бистәсендә дини (престольный) бәйрәм, Бистәгә нигез салынуга 135 ел, Вознесения чиркәве торгызылуга 15 ел тулу билгеләп үтелде.
28 ноябрьдә РМЙ-да Әниләр көненә багышланган "Чын күңелдән" дип аталган кичә үтте.
РФ Президенты премиясе бирелгәннәр исемлегенә Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлаган Миләүшә Галиуллина да кертелде.
4 декабрьдә алтынчы чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт Думасына сайлаулар үтте, район халкы анда актив катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев