Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Җыерчыклар һәм чәчкә чал төшү - бәла түгел, иң мөһиме-күңел яшьлеге

Күптән түгел без янә Горшковоның кечкенә һәм уңайлы авылында Никишиннар гаиләсендә кунакта булдык. Яз көне без 21 майда 90 яшьлеген билгеләп үткән Александра Сергеевна турында яздык, ә Яңа елның өченче көнендә Михаил Петровичка 90 яшь тулды.


28 декабрьдә аны Горшково клубы хезмәткәрләре, ә юбилей көнендә Ленино авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре һәм район җитәкчелеге юбилее белән котладылар инде.
Кече ватаныннан беркайчан да китмәгән Миша абый белән Шура апа кайчандыр гаилә башлыгы тарафыннан төзелгән матур йортта элеккегечә тыныч кына яшиләр. Көзен җыеп алынган уңыш әти-әнисеннән юл аша гына яшәүче кызы Галя тарафыннан банкаларга тутырылган.
Беренче карашка ук йорт-ишегалды монда хезмәт сөючән хуҗалар яшәвен күрсәтә: шәхси трактор, асфальт салынган, яңа каралтылар. Алар эшне һәрвакыт яратып эшләгән, барысы да үз хезмәтләре белән башкарылган. - Иренеп тормадык, булдыра алганча үз хезмәтебез белән яшәргә тырыштык, - диләр алар.  
Михаил Петрович – бар эшкә дә оста. Элек бригада белән авыл халкына өй, ферма төзегән, төзелеш материалларына урман кискән. Янган элеккеге йорт урынына йортны әйбәтләп төзергә тырышкан - уенчык кебек.  Ул өченчесе, элеккеге икесен дә үзе төзегән. Миша абый хәзер дә сарайда тик тормый: кулыннан чүкеч, балта төшми. Аның тырышлыгы нәтиҗәсе бар җирдә дә күренә. Монда яшь хуҗа яши кебек: бөтен җирдә дә тәртип. Хәтта су өзелү очрагына аларның кое да казылган. Үз тракторында әле дә йөри: әле тирес, әле бәрәңге ташырга кирәк. Аларның «Ока» машинасы да бар. Элек Миша абый үз транспортында ерак араларга да йөргән, хәзер юк, күзләре дә, аягы да авырта. Әмма умарталар белән җәй буе шөгыльләнгән.
 Миша абый кем өчен шулай тырыша соң? Әлбәттә, яраткан хатыны - Шура апа өчен. Сүз дә юк, бәхәсләшә дә алар, шуннан башка булмый, тик һәрчак юл куеша беләләр. Бер-берсен яратмасалар, 65 ел бергә яшәмәсләр дә иде. Ә 2020 елда аларның нәкъ менә шундый юбилейлары.
Шура апа үзе дә актив кеше, хуҗалыкта мәш килә: 90 да булса да, идәнен дә юа, төшке ашны да әзерли, җәен бакчада да эшли, кош-корт та асрыйлар. Кул эшләрен әле дә ташламый – иске киемнәрне сүтеп бәйли. Алар икесе дә уңган-булган кешеләр.
Гаилә традициясе буенча Михаил Петровичны балалары, оныклары, оныкчыклары һәрвакыт 1 гыйнварда туган көне белән котлыйлар. Яңа елның беренче көнендә туганнары өстәл артына җыелып, юбилярны хөрмәтләгәннәр. Аларга бу яшьне бирмәссең дә. Җыерчыклар һәм чәчкә чал төшү – бәла түгел, иң мөһиме күңел яшьлеге шул.


Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев