Әйләнеп кайтырга насыйп булган…
Әфганстанда Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында бик яхшы хезмәте өчен Николай Денисов 1988 елда "За отличие в охране государственной границы" медале белән бүләкләнгән. Ул байтак сугышчан операцияләрдә катнашып, күпне күргән, күпне кичергән - күпме сугышчан дусларын мәңгелеккә югалткан. Ивановка поселогында дөньяга килгән Николай Денисов яше җитеп, Совет армиясе хезмәтенә чаклы...
Әфганстанда Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында бик яхшы хезмәте өчен Николай Денисов 1988 елда "За отличие в охране государственной границы" медале белән бүләкләнгән. Ул байтак сугышчан операцияләрдә катнашып, күпне күргән, күпне кичергән - күпме сугышчан дусларын мәңгелеккә югалткан.
Ивановка поселогында дөньяга килгән Николай Денисов яше җитеп, Совет армиясе хезмәтенә чаклы Екатерина Бистәсе урта мәктәбен тәмамлап, Чистай совхоз-техникумына укырга (электромеханикка) керә. 1986 елның 21 октябрендә чик буе гаскәрләренә армия хезмәтенә чакырыла. Иң элек ул Төркмәнстан Республикасы Мары шәһәрендә Хорогск чик буе отрядының өйрәнү полкында хезмәт итә, ә аннан 1987 елның февраленнән мотоманеврлы төркем составында төркмәнстанның Таулы-Бадакшан автоном округына эләгә. Әфганстан тауларының иң биек урыныннан солдатлар мөҗәхитләрнең күчүләрен күзәтәләр, кәрваннар (төркем) хәрәкәтен туктаталар, берничә тапкыр мөҗәхитләр белән кара-каршы атышырга да туры килә. Аннан Николайның хезмәте Пәнҗ чик буе отряды территориясендә уза. Төп бурыч булып колоннаны тиешле урынга чаклы озата бару тора, бик еш кына кишлакларда махсус операцияләр дә үткәрәләр. Безнең колонналарны дошманнар камап алганда тауларда хәлләр бик тә катлаулы була, элемтәгә кереп булмый, дошман уты астында күчмә антенналар төшереп, ярдәм чакыру өчен, элемтәне көйләргә туры килә. Хезмәте вакытында Николай үлем белән бер генә тапкыр күзгә-күз очрашмый, ике хезмәттәшен ул мәңгелеккә югалта, ә үзенә исә әлеге җәһәннәмнән исән-имин әйләнеп кайтырга язган була.
Туган ягына кайтканнан соң ул, шоферлыкка укып, совхозда эшли, ә аннан фермер хуҗалыгында хезмәт куя. Техник-механик белгечлеге буенча читтән торып Чистай совхоз-техникумын тәмамлый. Хәзер Николай Денисов вахта юлы белән "Стрела-М" ҖЧҖ дә КамАЗ автомашинасында шофер булып эшли. Буш вакытларын ярдәмче хуҗалыгында үткәрә, ул өч сыер, үгезләр, умарта кортлары тота (асрый). Ауга йөрергә дә бик ярата. Тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Олысы инде университетта белем эсти, ә кечесе балалар бакчасына йөри.
Намуслы хезмәте өчен Николай "Рәхмәтле әфган халкыннан" юбилей медале белән бүләкләнгән.
Красный Октябрь поселогыннан Альберт Галимов армия сафларында өч ел хезмәт итә, шуның ел ярымы контракт буенча Чечен Республикасында үтә.
Армия хезмәтенә чаклы Чистайның 5 нче ҺУ да эретеп ябыштыручы белгечлеге ала һәм әлеге һөнәре буенча туган совхозында эшли башлый. 2004 елда аны Рәсәй армиясе сафларына чакыралар. Иң элек ул Самарада өйрәнүләр уза, аннан Дагстанда мотоукчылар полкында, ә 2005 елның гыйнварыннан Альберт Чечен территориясендә Аргун тарлавыгыннан ерак түгел Борзой поселогында хезмәт итә (армиядә хезмәт итүен дәвам итү өчен шунда контрактка кул куйган була). Берничә тапкыр торак пунктларны чистартуда катнашырга, бандитлар белән кара-каршы атышырга, кайбер полкташ-дусларын мәңгелеккә югалту ачысын да татырга туры килә аңа. Безнең солдатлар еш кына җәяүле гаскәрләргә каршы, сузып куелган миналар шартлаганда һәлак булганнар.
Намуслы хезмәте өчен Альберт Галимов "Кавказдагы хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. Армия хезмәтеннән соң ул кабат үз һөнәренә әйләнеп кайта - "Кулон" агрофирмасында эретеп ябыштыручы булып эшли, шулай ук бөртек киптерү комплексы операторы булып та хезмәт куя. Альбертның тормыш иптәше күрше Волчья Бистәсеннән, сабыйларына - яшь ярым, җәй азагында гаиләләренең тулылануын - бәби көтәләр.
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев