Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Зирекле авылында яшәүче Тәкъзимә ханым үз гаиләсе турында сөйли

Гаилә ул – бәхет, әмма бик күп хезмәт, сабырлык һәм үзара хөрмәт сорый торган бәхет! Гаилә агачы төбенә хөрмәт, аңлашу, сабырлык салсаң, җимешләре бик тә татлы һәм кадерле була!

Халыкара Гаилә елы уңаеннан парлап озак гомер итүче гаиләләрне чын күңелдән котлыйбыз. Авырлыкларны бергә җиңгән, кулга-кул тотынып уздырып җибәргән, бәхетле мизгелләрне дә уртак иткән, сыналган, гаиләне тулы итеп саклап калырга көч тапкан парлар сез. Яшьләргә үрнәк булып, тигезлектә озак яшәгез, йортларыгыз һәрчак имин булсын, балаларыгыз, якыннарыгыз, туганнарыгыз гел сөендереп торсын. Илләребез имин, гаиләләребез нык булсын.

Зирекле авылында яшәүче Минабетдиновлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә.

-50 ел буе бөтен эшне киңәшләшеп эшләдек. Тормыш иптәшем берәр эш башласа, терәк булдым, миңа ярдәм кирәк чакта – ул җилкәсен куйды. Һәркайсыгызның гаиләсендә иминлек һәм бердәмлек булсын, - диде Тәкъзимә Шәрифулла кызы тәбрикләүләрне кабул итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев