Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

1 сентябрьдән Татарстанда терроризмга каршы куркынычсызлык буенча ункөнлек башланды

3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.

1 сентябрьдән 10на кадәр республикада терроризмга каршы куркынычсызлык буенча ункөнлек үткәрелә.
10 көн дәвамында Яңа Чишмә районының гомуми белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә экстремизмга һәм терроризмга каршы тору буенча чаралар булып узачак.
Район һәм республика мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә укучылар арасында толерантлыкны үстерүгә юнәлдерелгән ачык дәресләр үткәрү планлаштырылган. Музейларда экстремизмга һәм терроризмга каршы торуга ярдәм итүче лекцияләр, батырлыкка өндәүче дәресләр узачак. Шулай ук ункөнлек кысаларында 3 сентябрьдә билгеләп үтелүче терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар да үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев