Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Муниципаль хәбәрләр

«Ачыклык һәм яшьләр белән эшләү – коррупциягә каршы сәясәт нигезләре»

Ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский белән әңгәмә.

-Егор Александрович, Яңа Чишмә районында бу мөһим юнәлештә эш ничек корылган?
— Коррупциягә каршы көрәш проблемасы иң актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Яңа Чишмә районында без аңа системалы игътибар бирәбез, эшне профилактика, ачыклык һәм җаваплылык принципларында төзибез. Яшьтән үк җәмгыятьтә теләсә нинди коррупция күренешләренә карата килешмәүчән мөнәсәбәт формалаштыруга аерым әһәмият бирәбез.


-Яшьләр белән профилактик эш турында тулырак сөйләгез әле.
-Хокукый аң тәрбияләү — ул киләчәккә юнәлдерелгән, фундаменталь эш. Район мәгариф учреждениеләрендә — мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында тематик класс сәгатьләре, әңгәмәләр, мәгърифәтчелек программалары кебек чаралар комплексы тормышка ашырыла. Без проблеманы мөстәкыйль аңлауга укучыларны җәлеп итүне нәтиҗәле форма дип саныйбыз. Ел саен районда уздырыла торган видеороликлар конкурсы моңа ачык мисал, анда укучылар үзләре коррупциянең зыянын аңлауларын чагылдыра торган эшләр тудыралар. Бу эшне без районның актив яшьләре белән даими очрашулар һәм дискуссияләр аша да тулыландырабыз. 


-Коррупциягә каршы сәясәттә районның төп инструментлары нинди?
-Без җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең максималь ачыклыгын тәэмин итәргә кирәк дип саныйбыз. Барлык эш 2028 елга кадәр расланган «Яңа Чишмә муниципаль районының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасы кысаларында һәм коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе күзәтүе астында алып барыла, аның составына вазыйфаи затлар белән беррәттән, җәмәгатьчелек һәм контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре дә кергән.
Социаль челтәрләрдә халык белән аралашу мөһим мәйданчык булып тора. Алар аша без планнар һәм эш нәтиҗәләре турында хәбәр итеп кенә калмыйбыз, ә туры эфирлар да үткәрәбез, сорауларга әңгәмә режимында җавап бирәбез һәм мөрәҗәгатьләр кабул итәбез. Бу аңлату эшләре өчен дә, мөмкин булган хокук бозулар турында сигналлар алу өчен дә нәтиҗәле канал.


-Муниципаль хезмәт-кәрләрнең керемнәренә контроль ничек оештырылган?
-Керемнәр буенча бе-лешмәләр бирү турындагы закон таләпләрен үтәү катгый контрольдә тора. Бу бурыч муниципаль хезмәткәрләргә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә кагыла. Мәгълүматны дөрес яки вакытында бирмәгән өчен дисциплинар җаваплылык каралган. Агымдагы елда мондый чаралар 12 муниципаль хезмәткәргә һәм 5 бюджет учреждениесе җитәкчесенә карата кулланылды, бу контроль механизмнарының нәтиҗәлелеген күрсәтә.


-Районда мәнфәгатьләр конфликты ситуацияләре ничек көйләнә?
-Мәнфәгатьләр конфликты, гади тел белән әйткәндә — ул дустанә, гаилә яки башка мәнфәгатьләр кешене үз вазифаларына каршы эш итәргә мәҗбүр итә торган вәзгыять. Мондый хәл булмасын өчен, барлык хезмәткәрләр һәм оешма җитәкчеләре мәнфәгатьләр конфликты турында тиешле хәбәрнамә бирергә тиеш, нигездә бу туганнарын яки үз иптәшләрен эшкә урнаштыру белән бәйле. Хезмәткәр эш бирүчегә шәхси мәнфәгатьләре аның карарларының объективлыгына йогынты ясый алган теләсә нинди вәзгыять турында мәгълүмат бирергә тиеш. Мондый фактларны яшергән өчен җәза каралган, хәтта ышанычны югалту сәбәпле эштән куылу кебек катгый карар да булырга мөмкин. Хисап чорында комиссия тарафыннан мәнфәгатьләр конфликты турында 12 белдерү каралды. Татарстан Рәисе исеменә авыл җирлекләре башлыкларыннан һәм район депутатларыннан мәнфәгатьләр конфликты ихтималлыгы турында 4 хәбәрнамә җибәрелде. 


-Коррупция фактлары белән очрашкан кешеләр кая мөрәҗәгать итә ала?
-Район халкы үзләренә билгеле булган фактлар турында 8 (84348) 2-32-49 «кайнар линия» телефоны аша яисә аноним рәвештә «Хәбәрдарлык тартмалары» аша хәбәр итә ала. Ассызыклыйм, ришвәт биргән, әмма бу хакта хокук саклау органнарына ирекле хәбәр иткән зат җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Шулай ук без социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларны мөрәҗәгатьләр өчен кулланырга чакырабыз. Һәрбер хәбәр билгеләнгән тәртиптә каралачак.
-Сезгә ачыктан-ачык сөйләшүегез өчен рәхмәт белдерәбез.
Ирина Лобачева әңгәмә корды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев