Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Акчалар үз вакытында үзләштерелергә тиеш

Агымдагы елның 10 аенда авыл җирлеге башкарма комитетларының, райондагы оешмаларның һәм учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ноябрь киңәшмәсендә ясалды.


Район башлыгы Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, район авыл җирлекләрендә халык үзләрен борчыган сорауларны күтәргән җыеннар яхшы оештырылган.  Моңа “Татэнергосбыт”ның ЕРЦ җитәкчесе Семен Нестеров аңлатма бирде. Иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып "чүп мәсьәләсе" тора. Ул хәбәр иткәнчә, үзәккә ККК чыгару буенча коммуналь түләүләрне яңадан исәпләүгә 128 мөрәҗәгать килгән. Бу мәсьәләне  район башлыгының чүп җыю компаниясе җитәкчелеге белән шәхси очрашуында хәл итү планлаштырылган.
Кайбер авыл җирлекләрендә барлык акчаларны тулысынча үзләштермәү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала һәм якын арада халык алдында барлык бурычларны да үтәр өчен вакыт бирелде. Зирекле авыл җирлеге үрнәк буларак билгеләп үтелде. «Ул 5 ел дәвамында максатчан рәвештә авылда юллар ясый һәм яңа су белән тәэмин итү челтәрен үткәрүче бердәнбер җирлек», - диде район башлыгы урынбасары Надежда Попкова
Урам исемнәре һәм йорт номерлары күрсәткечләре өлеше буенча авылларны төзекләндерү, шулай ук кичке вакытларда яшьләр өчен түгәрәкләр һәм секцияләрнең даими эше турындагы мәсьәлә дә күтәрелде.
Халыкны диспансерлаштыру мәсьәләсе дә актуаль: районда «Мобиль поликлиника» эшли, анда тар белгечлек табиблары кабул итә. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча аларга пациентлар җибәрелә.  Әмма зур торак пунктларда яшәүчеләрнең кечкенә авылларга караганда активрак диспансерлаштыру узулары билгеләп үтелде.
Киңәшмәдә финанс - бюджет палатасы рәисенең 2019 елның 10 аенда район бюджеты үтәлеше турындагы хисабы тыңланды һәм башка мәсьәләләр хәл ителде.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев