Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

"Авыл ипотекасы": кемгә һәм күпме?

Без газета укучыларыбызга Россия Хөкүмәте карары белән 2020 елдан башлап «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча ташламалы кредитлар бирү каралуы турында хәбәр иткән идек инде.

Программа  буенча 2020-2025 елларга Бөтен Россия буенча 2 трлн. 300 млрд. сум бүлеп бирелгән.  
-Бу безнең республика өчен бик кирәкле һәм мөһим программа, - дип билгеләп үтәләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында. - Еллык 3% ташламалы кредитлар авыл җирендә торак мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Әлеге кредитлар төзелеш өчен дә, авыл җирлегендә торак төзү һәм сатып алу өчен дә 25 елга 3 млн. сумга кадәр күләмдә бирелә. Яшь буенча чикләүләр дә юк, кредиттан 18 яшькә җиткән барлык кешеләр файдалана ала. Авыл җирлегендә торак сатып алырга яки төзергә теләгән шәһәрлеләр өчен дә кредит бирү күздә тотыла (ягъни шәһәрдә эшләргә, ә авылда яшәргә мөмкин һәм бу безнең авылларны саклап калырга ярдәм итәчәк).
- Яшьләрнең авылдан чыгып китүнең төп сәбәпләренең берсе-үз тораклары булмау, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. – Бу ташламалы кредит бирү программасы, һичшиксез, үз торакларын сатып алырга яки төзергә һәм тормышларын авыл белән бәйләргә теләүчеләргә яхшы ярдәм булачак. Үз хуҗалыгы булган очракта, мини-фермалар төзү, сыерлар сатып алу, кошчылык белән шөгыльләнү, шәхси КФХлар булдыру кебек республика программаларында катнашырга мөмкин булачак, монда авыл бизнесын алып бару өчен саллы гына субсидияләр бүлеп бирү каралган.
Югарыда аталган программа күп кенә яңачишмәлеләрне кызыксындырды һәм хәзер банкка кредитлар алу өчен мөрәҗәгатьләр керә. Бу программа турында тулырак итеп район башкарма комитетының икътисад бүлегендә яки авыл җирлеге башкарма комитетларында белешергә мөмкин.
P. S. Безнең район өчен 2020 елга 300 катнашучыга исәпләнгән сан резервланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев