Балалар бакчалары эшли башлады
Муниципаль хәбәрләр

Балалар бакчалары эшли башлады

12 майдан Татарстанда балалар бакчалары гадәти режимда эшли башлады, әмма шул ук вакытта чикләү чаралары да дәвам итә - массакүләм чаралар үткәрелмәячәк.


Йогышлы авырулар булмавы турында балаларга белешмәләр табиб-педиатрлар тарафыннан электрон почта яки смартфоннар (фото яки скан-күчермәләре) аша дистанцион режимда бирелә. 
Балалар бакчаларында балаларның торышын иртәнге тикшерү көчәйтелгән - мәктәпкәчә учреждениеләргә томау яки ОРВИ билгеләре булган балалар кабул ителми.
Чыгарылыш иртәләре ата-аналар катнашыннан башка узачак.


Нет комментариев