Яңа Чишмә районында биш ай эчендә 26 бала туган
Муниципаль хәбәрләр

Яңа Чишмә районында биш ай эчендә 26 бала туган

ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова мәгълүматлары буенча, агымдагы елның

5 аенда Яңа Чишмә районында 26 бала туган (2021 елның 5 аенда - 34 бала).
Туган 26 баланың 18е - малайлар һәм 8е - кызлар. Алты гаиләдә - беренче, сигез гаиләдә - икенче, бишесендә - өченче һәм җиде гаиләдә дүртенче бала туган.
5 ай эчендә никахлар саны - 13, 10 пар аерылышкан. 
Кызганычка каршы, үлүчеләр саны туучылар саныннан өч тапкыр артып китә. 86 кеше үлгән (56 ир-ат һәм 30 хатын-кыз). 2021 елның 5 аенда 100 кеше үлгән.


Нет комментариев