Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Һәр гаилә белән конкрет эшләү кирәк

Кызганычка каршы, безнең районда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр бар. Бу ата-аналар алкогольне чамадан тыш кулланучы, беркайда да эшләмәүче һ.б. гаиләләр. Аларның кайберләрендә түләмәгән өчен газ һәм электр энергиясе өзелгән.


Авыл җирлекләре башлыклары, полициянең участок уполномоченныйлары һәм социаль өлкә хезмәткәрләре белән узган киңәшмәдә гаилә иминлеген кисәтү һәм авыр тормыш хәлләренә юлыккан кешеләр белән эшне яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
- Кызганычка каршы, мондый гаиләләр һәр җирлектә бар, - дип билгеләп үтте ул.  - Нинди генә булмасын, бу безнең кешеләр, безнең җәмгыять әгъзалары һәм безгә алга таба алар белән эшләү өчен гамәлләр алгоритмын эшләргә кирәк.
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү турында социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева  информация ясады. Социаль куркыныч хәлдә булган, 8 бала тәрбияләнүче 3 гаилә ведомствоара теркәлүдә, 18 балигъ булмаган бала тәрбияләнүче 9 гаилә һәм инвалид балалары булган 13 гаилә “Кайгырту” ХСХКҮдә исәптә тора.
Ул шулай ук 98 өлкән кешегә өйдә социаль хезмәт күрсәтү турында сөйләде, аларның һәркайсына көн саен йөри торган социаль хезмәткәр беркетелгән.
Районда эчкечелеккә бәйле сәламәтлек саклау линиясе буенча эшче төркем дә эшли. Агымдагы елда шундый 128 кеше белән (дәвалауга,  кодлаштыруга илткәннәр һ.б.) эшләгәннәр. Кызганычка каршы, уңай якка үзгәреш булса да, бу гражданнарның 70% тан артыгы янә хәмерне артык куллана башлаган.
Район башлыгы бу эшнең өстән-өстән, «тамга» өчен генә түгел, җирлек башлыклары белән берлектә һәр гаилә белән җентекле, конкрет эш алып барырга кирәклеген ассызыклады.
Полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы Алексей Иванов торак пунктларда участковыйларның эше турында сөйләде. Алар җирле үзидарә башлыклары белән даими элемтәдә, аларның сигналларына һәм теге яки бу хокук бозулар турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирәләр.
Киңәшмәдә катнашкан район прокуроры Станислав Козлов, полициянең участок уполномоченныйларының авыл җирлекләре башлыклары белән эше планлы һәм даими булырга тиеш, дип билгеләп үтте. «Бары тик җайга салынган тыгыз хезмәттәшлек кенә тиешле нәтиҗә бирәчәк», - дип ассызыклады ул.
Хәмердән явызларча файдаланучы, эшләмәүче, тәртип бозучы гаиләләр белән эшләү турында Әдәмсә һәм Екатерина Бистәсе авыл җирлекләре башлыклары Любовь Котова һәм Александр Хорьковлар сөйләде.
- Төзәлү юлына баскан, эчүне ташлаган, эшкә урнашкан гаиләләр бар. Әмма безнең үгет - нәсихәтләребез, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе, хатын-кызлар советы һәм иҗтимагый совет утырышларында фикер алышуларыбыз ярдәм итмәгән гаиләләр бар, - дип билгеләп үттеләр алар.
- Эшне барыбер дәвам итәргә кирәк, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яки эшкә сәләтсез булу буенча судка мөрәҗәгать итәргә дә була, - диде соңыннан Вячеслав Козлов. - Полициянең участок уполномоченныйлары, авыл руханилары эшен активлаштырырга һәм бу гаиләләргә бөтен дөнья белән  әлеге “чокырдан” чыгарга ярдәм итәргә кирәк.
Мондый очрашулар һәм киңәшмәләр алга таба даими булачак.
Азат МУСИН.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев