Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга: Кешеләр белән эшләгез!

Рөстәм Миңнеханов кандидатларны һәм партияне үзләренең сайлау алды кампаниясен чынбарлыкта башкарылган эшләр, гамәлгә ашырылган объектлар үрнәге белән ныгытырга чакырды

«Бердәм Россия» партиясе кандидатлары лидеры Рөстәм Миңнеханов депутатлыкка кандидатлар белән очрашу уздырды. Республика җитәкчесе сайлау алды кампаниясенең өстенлекләрен аңлатты, халык белән турыдан-туры аралашуның агитация барышында иң мөһиме булуын аерым билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов кандидатлар белән Киров районындагы Октябрьнең 25 еллыгы урамында очрашты. Монда хәзер «Безнең ишегалды» президент программасы буенча эшләр бара.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, очрашу өчен урын очраклы гына сайланмаган. Татарстанлыларның программада актив катнашуы дәүләт органнары эшенең һәм барлык республика программаларын тормышка ашыруның төп принцибын — халыкны уртак эшкә җәлеп итү һәм карарлар кабул итүне чагылдыра. Рөстәм Миңнеханов шулай ук кандидатларны һәм партияне үзләренең сайлау алды кампаниясен чынбарлыкта башкарылган эшләр, гамәлгә ашырылган объектлар үрнәге белән ныгытырга чакырды.

«Кешеләр белән эшләү — депутат өчен, теләсә кайсы хакимият органы өчен иң мөһиме. Бу сыйфатлы тормыш төзүдә иң төп шарт. Без барлык программаларны да гражданнарыбыз белән бергә, аларның фикерләре, теләк-тәкъдимнәре, идеяләре нигезендә тормышка ашырабыз. Кешеләр аркасында гына казанышларга ирешә алдык. „Безнең ишегалды“ программасына кергән йортларда яшәүчеләр проектка бәя бирә, килештерә, кисәтүләрен әйтә, чөнки кешеләр ишегалларының нинди булырга тиешлеген үзләре хәл итә. без шушы принципны барлык эшләрдә дә кулланырга тиеш. Сезне кешеләр белән эшләргә өндим, алар белән турыдан-туры аралашыгыз, аларның теләкләрен, фикерләрен белегез!», — дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов очрашуда катнашучыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X