Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Муниципаль хәбәрләр

Яңа Чишмә Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы: Техника ышанычлы һәм куркынычсыз булырга тиеш

Техниканы эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкның күп өлеше транспорт йөртүчегә һәм Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан сыйфатлы үткәрелгән техник карауга бәйле.

Агымдагы елның апрель-май айларында районның фермер хуҗалыкларында техник карау үткәрелде. 20 майда «Вәлиев Ф.Р.» КФХ ның 4 техникасы техник карауга тәкъдим ителде.
Тикшерү барышында техник торышка, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, шулай ук аптечкалар һәм янгын сүндергечләр, техник документлар булуга, махсус кием белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.
- Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Рәис Хисмәтуллин техниканы карап йөргәндә һәм һәр тракторчы-машинист белән әңгәмә үткәргәндә, Фәргать Вәлиев үз фикерләре белән уртаклашты:
- Үз хуҗалыгымда техник карауга тәкъдим ителгән техниканың ышанычлы булуына мин ышанам, әмма читтән белгеч-инженерның җентекләп каравы бик тә кирәк. Рәис Ваһап улы техник карау үткәргәндә һәр агрегатны җентекләп карый, кирәк булганда, руль яки тормоз системасын көйләүдә тракторчыга ярдәм дә итәчәк.
- Әйе, Рәис Хисмәтуллинның игътибарыннан бер генә вак-төяк тә читтә калмаячак, - дип өсти район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - Һәм бу аның игътибарлы һәм гадәттән тыш төгәл булуын күрсәтә.
Тикшерүне тәмамлап, инспектор бу КФХда техника югары дәрәҗәдә әзерләнгән, дип билгеләп үтте. Трактор йөртүчеләргә дә, документация буенча да, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә дә кисәтүләр юк. Руль һәм тормоз системалары бик яхшы көйләнгән. Ә бит техниканың 100 процент төзеклеге – аннан файдаланганда куркынычсызлык тәэмин ителгән дигән сүз. "Транспортны чиста, яхшы итеп, буялган хәлдә күрү бик рәхәт. Бу хуҗалык җитәкчеләренең тракторчы-машинистлар өчен уңайлылык тудыруы турында да сөйли. Мондый техникада эшләве дә рәхәт. Фәргать Вәлиевтән тыш, мондый җитәкчеләргә Николай Скоковны (шул исемдәге КФХ башлыгы) һәм «Игенче» ҖЧҖ җитәкчесе Раил Вәлиуллинны да кертергә була, – диде Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге начальнигы.
Ул шулай ук чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле техника катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат бирде һәм механизаторларны, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, техника белән идарә иткәндә игътибарлы булырга чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев