Яңа Чишмә районында чәчү темплары арта
Муниципаль хәбәрләр

Яңа Чишмә районында чәчү темплары арта

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 21 апрельгә районда язгы кыр эшләре тулы куәткә бара.

Хуҗалыклар эшен бераз яңгырлы көннәр тоткарлый - вегетатив сезон башыннан бирле 39-42 мм явым-төшем булган.

Уҗымнарны тукландыру 12,4 мең гектарда (100%) тәмамланган, күпьеллык үләннәр 8,3 мең га (62%) тукландырылган, аларны тырмалау тәмамланган (13,3 мең га), ә уҗымнарны тырмалау 9,3 мең га (75%) башкарылган.

Туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 25,3 мең га (52%) башкарылган, 1300 гектардан артык (3%) сабан культуралары (арпа - 600, солы - 300, берьеллык үләннәр - 400 га) чәчелгән. «Козлова М.И.», «Нурхамәтов З. М.» КФХ, «Аксу-Агро» ҖЧҖ һәм кайбер вак КФХлар чәчүгә керештеләр.


Нет комментариев