Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Яңа Чишмә районының чәчү алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм премияләр тапшырылды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышына йомгак ясады.

«Агро-Основа» ҖЧҖ дән Иван ВОЛКОВ туңга сөрелгән җирләрне, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау буенча иң яхшы механизатор дип танылды, ул МТЗ-1221 тракторында эш башыннан 1026 гектар тырмалаган.
«Архангельское» КФХдан Михаил МЕЛЬНИКОВ (346 га) һәм «Скоков Н.А.» КФХ дан Илья АРСЕНЬЕВ (465 гектар) туңга сөрелгән җирләрне культивацияләүдә алдынгылар булдылар.
Сабан культураларын чәчүдә «Закрома» ҖЧҖ дән Владимир МИХАЙЛОВ (эш башланганнан бирле 1143 гектар чәчкән), «Агро-Основа» ҖЧҖ дән Илһам Хамәтҗанов (436 га) һәм «Скоков Н.А.» КФХ дан Сергей УШАКОВ (икенче атна рәттән) иң яхшы механизаторлар булдылар.
Барлык алдынгыларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев