Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Яңа Чишмә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырылды

«Сезгә, кадерлеләребез!» Бөтенроссия акциясе кысаларында Җиңү волонтерлары һәм район башлыгы Вячеслав Козлов кулыннан биш сугыш ветераны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына бүләкләр алды.

«Сезгә, кадерлеләребез!» проекты кысаларында район башлыгы волонтерлар белән бергә һәр сугыш ветеранын өйләренә барып бәйрәм белән котладылар һәм хәйриячеләр акчасына сатып алынган азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
Вячеслав Козлов һәр ветеранга Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, тормыш һәм көнкүреш шартлары белән кызыксынды, аларның сорауларын һәм үтенечләрен игътибар белән тыңлады, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән сугыш еллары җырлары белән дисклар тапшырды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Сезгә, кадерлеләребез!» акциясе Россия Федерациясенең барлык субъектларында «Без бергә!» Гомумроссия хәрәкәте оештыручылары тарафыннан үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев