Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Муниципаль хәбәрләр

Язгы ташуга әзерләнәбез

Районда язгы ташкынга каршы комиссия булдырылган, су ташуга әзерләнгәндә һәм су ташу вакытында төп чаралар исемлеге расланган

Агымдагы елда аз карлы һәм җылы кыш аркасында язгы ташу һәм боз китү бик көчле булырга охшамаган, әмма моңа җитди әзерләнергә кирәк.

Халыкның иминлеген, биналарның, Күперләр, юллар, гидротехник корылмалар (ГТС) сакланышын тәэмин итү максатларында район башкарма комитеты тарафыннан тиешле карар кабул ителде.

Хәзер районда язгы ташуга каршы чаралар үткәрелә. Авыл җирлекләре һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ юл төзүчеләре юллардагы суүткәргеч торбаларны чистарта башладылар, юл төзүчеләр автоюл участокларын су баскан очракта 2000 тоннадан артык ПГС һәм вак таш әзерләделәр.

- Яңа Чишмә районы буенча 7 торак пунктка (Ленино, Архангел, Петропавел Бистәләре, Әдәмсә, Красный Октябрь, район үзәгенең бер өлеше һәм Екатериновка авылы) су басу куркынычы яный, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов. – Әлеге торак пунктлардагы куркыныч зоналарда 161 йорт урнашкан, аларда 545 кеше яши, шул исәптән 126 бала. Район үзәгендә иң күп йортлар Болын, Октябрь, Попов һәм Тихонов урамнары буенча.

Районда язгы ташуга каршы комиссия оештырылды, язгы ташуга әзерләнү һәм үткәрү чорында төп чаралар исемлеге расланды. Шулай ук һәр авыл җирлегендә эш планы төзелгән, хәлләрне контрольдә тоту һәм кирәк булганда кичектергесез чаралар күрү буенча җаваплы кешеләр билгеләнгән.

Быел Шушма елгасы буенда боз тыгылу куркынычы булган участокларда шартлату эшләре каралмаган, чөнки зур су басулар көтелми.

Авыл җирлеге башлыкларына һәм хуҗалык җитәкчеләренә халыкны, мал-туар һәм матди байлыкларны су баса торган территорияләрдән, бигрәк тә югарыда атап үтелгән авыл җирлекләрендә эвакуацияләү зарурлыгы туган очракта вакытлыча урнаштыру пунктлары, көймәләр һәм башка коткару чараларын әзерләү турында кайгыртырга кирәк.

Язгы ташу чорында газ, энергия, су белән тәэмин итү, күпер корылмаларының нормаль эшләвен тәэмин итү бик мөһим.

Су басу куркынычы янаган җирдә яшәүче халыкка алдан әзерләнергә кирәк. Ашыгыч очракларда түбәндәге телефон номерлары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк:

1. Бердәм диспетчерлык хезмәте – 01, 112, 101 (кәрәзле телефоннан)

2. ЭЭМнең район бүлеге – 02, 2-26-73, 102 (кәрәзле телефоннан), 2-30-01

3. Ашыгыч ярдәм - 03, 103 (кәрәзле телефоннан)

4. Райгаз - 04, 104 (кәрәзле телефоннан)

5. Район башкарма комитеты-2-20-07, 2-20-09, 2-20-02

6. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты-2-22-79.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев