Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Минзәләдәге авиаһәлакәттә үлүчеләрнең гаиләләре 1 млн. сум акча алачак

11 октябрь көнне Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Кичә самолет төшкән Минзәләдә штаб киңәшмәсе вакытында тиешле йөкләмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.

«Минзәләдә урында оештырылган штаб киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 октябрьне Татарстанда матәм көне дип игълан итү турында карар кабул ителүен әйтте», — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Бүген Татарстанда барлык күңел ачу чаралары кичектерелә.

Һәлакәттә үлүчеләрнең гаиләләренә республика бюджетыннан 1 миллион сум, сәламәтлегенә авыр яки уртача дәрәҗәдә зыян килгәннәргә 400әр мең сум ярдәм күрсәтеләчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев