Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Әниләр көненә шигъри бүләк

Ландыш Габдрахманова шигырьләре.

***

 -Әнием, ә йолдызларның бармы икән әниләре?
- Әйе, кызым, алар бар да тулган Айның бәбиләре.
- Ә нигә соң кайвакытта алар төнлә сибеләләр?
- Көчсезләре шулай, балам, ташып җиргә түгеләләр...
- Әнием, ә минем бик тә килә көчле буласым!
- Син Аллаһка сыгын, балам, гелән уңга юлласын.

* * *

- Әнием, татлы шәраб икән бу сөю дигәннәре.
- Чама белеп эчсәң, көтә бәхет дигәннәре...
- Ә каян, ничекләр итеп үлчәп була чамасын?
- Эзләмәсәң шул шәрабның кирәк диеп яңасын.

- Агу булып ага җанга шәрабның яңалары...
- Син Аллаһка сыгын, балам, Төзәлер яраларың...

* * *

- Әнием, бигрәк ачы бу тулгакның газабы.
- Түз балам, хәерлегә булсын, диген азагы.
- Мин әни булдым, әнием! Куенымда- нәнием.
- Аллаһ бүләге ул, балам, сакла-якла, бәбиең.

* * *

- Тыңламыйлар оныкларың... мин начардыр, күрәсең...
- Кызым, өйрәт хәзердән үк аларга «Әлхәм» сүрәсен!

Син киткәннән бирле вакыт
Калды гүя тукталып.
Кабер ташың сыйпый-сыйпый,
Җавап көтәм, тын калып.

Тетрәнмәсен җаның, зинһар,
Кабреңә яшем тамгач.
Каян алдың сабырлыклар,
Әнкәй, әнисез калгач?!

Ишетелә кайтавазың,
Җанга иш һәр авазың:
«Гомер буена җитәрлек
Бу әрнү, газап, яраң...

Күз яшеңне сөрт тә сабыр,
Аллаһка сыгын, балам!!!»

***
Әнием!
Өстәлемдә хатың ята,
Саргайган инде...уңган:
"Бәгыремдә уйный буран,
Бу балама ни булган?
Унбиш көн бит киткәненә,
Бер хәбәр юк аңардан.
Иртән истә,кич уемда,
Хәтер юллары урау.
Әллә салулап киткәнме
Балам утырган олау?
Әллә төштеме дошманның
Мәкерле тозагына?
Хәсрәт утында янамын,
Ә гомер уза гына..."

Башкаеңда ул вакытта
Булгандыр мең-мең сорау,
Күңелең белән барысын
Гел хәерлегә юрау.
Гомер юллары урау шул,
Хәтер юллары урау.
( Кая безгә ул чагында
Әни турында уйлау…)

Кызчыгыңны ул чагында
Кичергәнсеңдер,беләм.
Бүген синең хозурыңа 
Мин гафу сорап киләм…
Үземнен дэ күңелемдә,
Уйнаклый, әнкәй, буран:
Ике сәгать киткәненә
Бер хәбәр юк баламнан...
Оныгыңа ни булган?!


Нурлы иде хәят

 Матур иде ул кич... Көмеш ай да 
Тәрәзәгә килеп сыенды. 
Шифа көтеп сулкылдаган күңел 
Өмет нурларында коенды. 
Челтер-челтер килгән чишмә җыры 
Ишетелмәс булды...Тыелды.
Тамчы-тамчы керфектәге яшьләр 
Мөлдерәшеп җиргә коелды.
 Тынып калды кебек сайравыннан 
Кошлар да...
Нурлы иде хәят! 
Бу – могҗиза! Түзми эрер иде 
Ташлар да...
Моңлы иде халәт! 
Рәхәт иде...Серле...Бер дә сүнми 
Төне буе бездә ут торды.
 Ихлас теләкләрен тели-тели 
Әнкәй ул кич КОРЪӘН тутырды.

***

 Шалтыратам...Үзем беләм, юкса, 
Өнсез тынлык җанны буачак...
Мөлдерәшеп аккан күз яшьләре
Хәтер ярчыкларын юачак...
Ялгамакчы булам, өзгәләнеп,
Бер өзелгән гомер сәйләнен.
Пышылдыйлар иреннәрем:"Бүген...
"Бүген - бәйрәм...Синең бәйрәмең!"
Кечкенә генә шушы йөрәккә
Бу әрнүләр ничек сыйган соң?
Телефонда әткәй: " Кызым, ялгыш
Тагын әниеңне җыйгансың..."

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырьләр