9 мартта «Олимп» универсаль спорт залында мәчетләргә йөрүче егетләр арасында мини-футбол буенча ярышлар узган
Ярышта 6 команда катнашкан. Ул мәчетләргә йөрүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, мәхәллә кешеләре арасында аралашу, дуслык элемтәсен саклауга һәм рухи, иҗтимагый кыйммәтләрне арттыруга багышланган.
Киеренке көрәшләрдән соң урыннар түбәндәгечә билгеләнгән:
1 урын — Яңа Чишмә мәчете командасы
2 урын — Шахмай мәчете командасы (беренче команда)
3 урын — Әдәмсә авылы мәчете командасы
4 урын — Шахмай авылы мәчете командасы (икенче команда)
5 урын — Зирекле авылы мәчете командасы
6 урын — Тубылгы Тау мәчете командасы
Призерларны һәм җиңүчеләрне кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев