Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беренче тапкыр ГТО нормаларын тапшырганнар

Петропавел Бистәсенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ГТО тапшыру берни түгел.

27 мартта Петропавел Бистәсендәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ГТО спорт комплексының башлангыч баскычы нормативларын тапшырганнар.
ГТО фестиваленең яшь катнашучыларын спорт мәктәбе директоры урынбасары Наталья Панасенко һәм ВФСК ГТО муниципаль тест үзәге җитәкчесе Сергей Финагентовлар сәламләгән, алар балаларга яхшы спорт нәтиҗәләренә ирешүләрен теләгәннәр.
«Башта балалар белән күнегүләр үткәрдек. Балалар беренче җитди сынауларга әзерләнделәр, гади хәрәкәтләр һәм күнегүләр ясадылар.
 Яшь спортчыларны гимнастика эскәмиясендә басып торган хәлдә алга таба иелү, урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү (тартылу) кебек күнегүләрне башкару көтә иде. 
Барлык күнегүләр дә балаларның яшенә карап билгеләнде.
Кечкенә катнашучылар бик тырыштылар. Аларның һәрберсенә аның никадәр көчле, җитез булуын белү кызык иде.
Менә бүләкләү тантанасы. Барысы да булдырдылар, тырыштылар! Алар ГТО символикасы белән грамоталар һәм бүләкләр алдылар», - дип хәбәр итте район газетасы редакциясенә Наталья Панасенко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев