Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең футболчыларда - “бронза“

Быел Яңа Чишмәдә "Сәламәтлек" авыл Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ТР Чемпионаты финал уеннары үтте. 2-4 октябрьдә "Олимп" УСЗ да Татарстанның көчле 10 командасы чемпион исеменә көч сынашты. Бу Биектау, Балтач, Саба, Чүпрәле, Кама Тамагы, Алексеевск, Тукай, Ютазы, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары командалары. Ел саен ярышларның оештыручысы булып ТР "Уңыш"...

Быел Яңа Чишмәдә "Сәламәтлек" авыл Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ТР Чемпионаты финал уеннары үтте. 2-4 октябрьдә "Олимп" УСЗ да Татарстанның көчле 10 командасы чемпион исеменә көч сынашты.

Бу Биектау, Балтач, Саба, Чүпрәле, Кама Тамагы, Алексеевск, Тукай, Ютазы, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары командалары. Ел саен ярышларның оештыручысы булып ТР "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте тора.
ТР Чемпионатын ачу церемониясендә сәламләү сүзе белән район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов чыгыш ясады, ул барысына да уңышлар теләде.
Матчлардан тыш, 3 октябрь көнне командалар миләш агачлары утырттылар, аллеяны "Мини-футбол буенча беренче ТР чемпионаты" дип атадылар, анда район исеме язылган табличка эленгән 10 агач утыртылган.
Финаллар кискен көрәш астында узды. Нәтиҗәдә Чирмешән районы командасы беренче урында, ютазылылар - икенче, безнең команда (уенчылары: Д. Подопрелов, А. Холин, Г. Вафин, Е. Ткаченков, И. Сираев, С. Савельев, А. Алукаев, Д. Юдинцев, И. Попков) өченче урында. Моннан тыш, БЯСМ тренеры Артур Холин чемпионатта иң яхшы капкачы булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X