Бокс легендасы Рой Джонс Татарстанның яшь боксчылары өчен мастер-класс үткәрде
Спорт

Бокс легендасы Рой Джонс Татарстанның яшь боксчылары өчен мастер-класс үткәрде

Танылган боксчыдан мастер-классны Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә алды

12 мартта «Казан Кремле кубогы» турнирында дүрт авырлык категорияләрендә экс - чемпион кече Рой Джонс безнең республиканың яшь боксчылары өчен мастер-класс үткәрде.

Бер сәгатьлек тренировкада Казан һәм Татарстан бокс мәктәпләреннән 200 бала катнашты. Ә бу якындагы ярышларда ук республика спортчылары башкаруында Рой Джонсның фирма алымнарын көтәргә кирәк дигән сүз.

Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә (алар арасында республика һәм бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары бар) әлеге чарада булдылар һәм танылган боксчының осталыгына өйрәнделәр.


Нет комментариев