“Форпостчылар“ - Спартакиада призерлары
20 сентябрьдән 23 енә чаклы Биектау районының “Байтик“ ДОЛ-да “Форпост“ җәмәгать тәртибен саклау буенча оешмалар Спартакиадасы булып үткән, анда безнең район командасы да катнашкан.
Чара 18 командага берләшкән 130 дан артык катнашучыны җыйган. Барлык катнашучылар 3 яшь категориясе буенча бүленгән: укучылар, колледж һәм вуз студентлары, шулай ук эшләүче яшьләр.
Өч көн дәвамында делегатлар визит карточкаларын тәкъдир иткән, хәрби-спорт эстафетасында, гомумфизик хәзерлектә, АК-74 автоматын сүтү һәм җыюда, пневматик винтовкадан атуда, мини-футбол һәм волейбол буенча турнирларда ярышканнар. Безнең командада – Денисов Владислав, Сорокин Александр, Косов Антон, Холин Артур, Былинкина Марина, Арутюнян Сусанналар.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча команда 6 урынга лаек булган, аерым төрләр буенча: хәрби-спорт эстафетасы – 5 урын; пневматик винтовкадан ату – Денисов Владислав – 3 урын, Былинкина Марина – 2 урын, 100 метрга йөгерүдә: Сорокин Александр – 3 урын, Былинкина Марина – 3 урын, АК-74 не сүтеп-җыюда: Сорокин Александр – 2 урын.
Барлык җиңүчеләр дә грамоталар белән бүләкләнгән. Аларны кайнар котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев