Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

ГТО нормативларын Петропавел мәктәбенең 20 хезмәткәре тапшырган

Район халкы ГТО нормативларын тапшыра.

Сикерү, этелү, тартылу, төрле дистанцияләргә йөгерү, снаряд ыргыту, ату, йөзү кебек сынауларда күп кенә яңачишмәлеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.

Узган атнада ГТО нормативларын Петропавел мәктәбенең 20 хезмәткәре тапшырган.

Спорт мәктәбе белгечләре, ничә яшьтә булуларына карамастан, тестта катнашучыларның активлыгын һәм яхшы кәефтә булуларын билгеләп үткәннәр. 

«Тест үткәрү үзәгендә алар яңа кешеләр түгел: һәркайсы үткәрү тәртибен яхшы белә, үзләре үк төркемнәргә бүленде, чөнки нормативларны тапшыру аларның җенесе һәм яшьләренә нигезләнеп үткәрелә.

Мәктәп җитәкчесе Наталья Быкова һәм физкультура укытучысы Станислав Савельев җитәкчелегендәге 20 кешенең барысы да сынауларны узды», - дип сөйләде безгә Наталья Панасенко. 

«Иң остасы безнең физкультура укытучысы булды, - ди Наталья Быкова. - Татар теле укытучысы Гөлчәчәк Ибраһимова, башлангыч сыйныф укытучылары Маргарита Полякова һәм Римма Бельковаларның нәтиҗәләре шәп.  Күп кенә хезмәткәрләр йөгерүдә, тартылуда, атуда аерылып торды. Мин дә хезмәттәшләрем алдында сынатмадым һәм барлык төр сынауларны да эшләдем бугай».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев