Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«ГТОга юл» балалар проектларына йомгак ясалды

Яңа Чишмәнең ГТО тест үзәгендә республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясаганнар.


«ГТОга юл» дип исемләнгән балалар проектлары конкурсында 5-7 сыйныф укучылары катнашкан. 
Конкурсның максаты - Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Татарстан Республикасы халкының сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. 
Конкурста катнашучыларга рәсем, компьютерда анимация ясау өчен теләсә нинди программалар кулланып, эшләр булдырырга кирәк булган. 
Конкурс эшләренең тематикасы 
- компьютер рәсемнәре (плакатлар); 
- компьютер ярдәмендә булдырылган компьютер анимацияләре, мультипликацион роликлар яки реалистик хәрәкәтләнүче сурәтләр. 
Эшләрне ата-аналар һәм педагоглар ярдәменнән башка башкарырга кирәк булган. 
Муниципаль конкурсның жюри составына түбәндәгеләр кергән: 
- «ТР Яңа Чишмә районы спорт мәктәбе» МБУ директоры Ольга Роменская,
- «ТР Яңа Чишмә районы спорт мәктәбе» МБУ директоры урынбасары Наталья Панасенко,
- Яшьләр эшләре спорт һәм туризм буенча бүлек белгече Татьяна Васильева, 
 -ГТО үзәге начальнигы Сергей Финагентов. 
Конкурста катнашу өчен яшь яңачишмәлеләрдән jpeg форматындагы 7 рәсем килгән.
Һәр рәсем игътибарга һәм, әлбәттә, җиңүгә лаек. Барлык эшләр дә оригиналь һәм иҗади. Шуңа күрә җюрига катнашучыларның эшләрен бәяләү бик авыр булган.
Жюриның бурычы - конкурсның республика этабында катнашуны дәвам итәрлек компьютер рәсемнәре тематикасында өч җиңүчене сайлау. Яңа Чишмә районыннан Республика конкурсында катнашу өчен компьютер анимацияләре тематикасындагы Дарья Янова (Яңа Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Ксения Асановаларның (Әдәмсә урта гомуми белем бирү мәктәбе) эшләре җибәреләчәк.
 ГТО тест үзәге конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә. Яңа Чишмә урта мәктәбе, Яңа Чишмә башлангыч һәм Әдәмсә мәктәпләре әлеге конкурста аеруча актив катнашканнар. 
Республика этабы (конкурска килгән эшләрне бәяләү, йомгак ясау) 2023 елның 17-31 маенда Казан шәһәрендә узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев