Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Йөзү буенча республика ярышларында Яңа Чишмә спортчылары уңышлы чыгыш ясаганнар

Азим Юсупов һәм Андрей Смурыгинның күрсәткечләре яхшы.

«Кама аръягы лидеры» дип аталган йөзү буенча республика ярышлары 7-8 апрельдә Чистайда узган.

Ярышларда 10 шәһәр һәм районнан 478 йөзүче катнашкан: «Дельфин», «Олимпийский», «Витязь» ( Яр Чаллы), «Акватика», «Касатка», «Дельта» (Казан), «Метеор» (Яшел Үзән), «Лидер» (Чистай), «Бөгелмә», «Юность» (Бөгелмә), Әлмәт, Нурлат, Аксубай, Мөслим һәм Яңа Чишмә.

Яңа Чишмә спортчыларының уңышлары турында спорт мәктәбе директоры урынбасары Наталья Панасенко хәбәр итте.

«Ярышларда Яңа Чишмә йөзүчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, алар арасында иң яхшы күрсәткечләр түбәндәгеләрдә:

-Азим Юсупов (2007 елда туган) 200 метрлык араны йөзеп чыгуда (комплекс) - 2 урында;

Андрей СМУРЫГИН (2009 елгы) 2 өлкәннәр разрядын үтәгән, 100 метр араны баттерфляй стилендә йөзүдә - 5 урында, 100 метрлы дистанциядә йөзү буенча (комплекс)  - 8 урында;

50 метрлык дистанцияне аркада йөзеп чыгуда Артур ФИНАГЕНТОВ 2014 елда туган 26 катнашучы арасында - 5 урынны яулаган. Шулай ук ул 50 метрлык араны ирекле стиль белән йөзеп чыгуда 82 катнашучы арасында 13 нче урында;

Булат РӘХИМОВ - 100 м (брасс) - 6 нчы урында;

Вадим ПОПКОВ - 100 м (комплекс) - 7 урында».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев