Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Спорт

Күңелле ярышлар

Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында безнең районда спорт уеннары оештырылды һәм үткәрелде. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек белгече Айгөл Шәйхетдинова безгә хәбәр  иткәнчә, анда физик культураны яратучы 200 дән  артык кеше һәм шулкадәрле үк бала катнашкан.


Районның авыл җирлекләрендәге спорт мәйданчыкларында ишегалды командалары арасында мини-футбол, волейбол, баскетбол һәм бадминтон буенча ярышлар булып  үткән. Балалар мәйданчыкларында балалар өчен  хәрәкәтле уеннар һәм күңелле стартлар оештырылган.
Ә Яңа Чишмәдә футбол һәм баскетбол мәйданчыкларында (“Олимп“ УСЗ янында) ярышлар булып  үтте:
мини-футбол буенча – Яңа Чишмә һәм Екатерина Бистәсе командалары арасында;
волейбол буенча – Яңа Чишмә һәм Чаллы Башы командалары арасында;
дартс  буенча – өченче яшь төркеме кешеләре арасында;
“Күңелле стартлар“ - кече яшьтәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен. Кечкенәләр дә үзләренең әниләре белән туп уйнадылар. Кыскасы, монда бик тә  күңелле булды. Бәйрәм азагында барлык балалар да канцелярия товарлары һәм тәм-томнар сыйфатында призлар алдылар.
Барлык төр ярышларда җиңүчеләрне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы  Андрей Абрамов хөрмәтләде. Үз котлавында ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп, аларга физкультураны яратырга һәм аның белән көн саен шөгыльләнергә кушты.
Мини-футболда Яңа Чишмә командасы җиңү яулады, волейболда – Чаллы Башы командасы. Җиңүчеләр  кубоклар белән бүләкләнделәр, командалардагы барлык катнашучыларга да бүләк итеп туплар тапшырылды.
Лариса Федорова. 
Автор фотосы
Чарадан видеорепортажны  безнең сайтта (novoshishminsk.ru)   карагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев