Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Спорт

Хоккей белән яшибез

Спортның әлеге төрен чын-чынлап Татарстан Республикасының милли символларының берсе дип атарга мөмкин. Боз өстендәге ызгышларны яратучы меңләгән кеше үз фаворитлары өчен чын йөрәктән кайгыра, бигрәк тә - үсеп килүче буын вәкилләре.


Әмма Котиненталь хоккей лигасына кергән перспективалы хоккейчыларның берсенең кече ватаны булып саналган авылда яшәве белән һәр яшүсмер дә мактана алмый. Ә менә Зирекле авылы егетләренә уңай туры килгән. Беренчедән, монда спортны бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Укучыларның сәламәтлеген, физик хәзерлекләрен һәм спортка карата кызыксынуларын арттыруга зур игътибар бирелә. Икенчедән, әлеге спорт юнәлешендә якташыбыз Түбән Камадагы “Нефтехимик” хоккей клубының гамәлдәге уенчысы булган Дамир Шәрипҗанов көчле спортчыларның берсе булып тора.
Яңа тормыш этабы башлануга һәм тыгыз спорт графигына да карамастан, ул авылда һәм Зирекле лицеенда узган кайбер чараларда катнашуын дәвам итә.


Декабрь башында лицейчылар КХЛ ир-атлар командалары арасында хоккей  буенча Россия чемпионаты кысаларында Түбән Камадагы “Нефтехим Арена” бозында үткән “Нефтехимик” – “Северсталь” хоккей матчы тамашачылары булдылар. Матур уен карарга, спорт бәйрәме хисен тоярга, үз якташың һәм өлкән иптәшең өчен җан атарга лицейның барлык звено вәкилләре дә барды.
Дамирга һәм аның командасына көч биреп тору эшен алар бик шәп башкарды: үз куллары белән әзерләнгән матур плакатлар, чиксез эмоцияләр беркемне дә битараф калдырмады. Яшь җанатарлар өчен шайбаның уен мәйданчыгыннан читкә очып чыгуы иң көчле тәэсирләрнең берсе булгандыр, әле ничек кенә бит: нәкъ алар ягына, кулны гына сузасы. Мондый күренешкә тап булырга күпләр хыяллана. Ничек инде шуннан соң да уңышка ышанмаска ди! Матч 2:3 исәбе белән төгәлләнде. Тик бу куркыныч нәрсә түгел. Чөнки иң мөһиме – бу чиста уен һәм истә калырлык атмосфера, моны сүз белән генә аңлатып та булмастыр.
Уеннан соң Дамир үзенең җанатарлары янына чыкты, аларны сәламләп, көч биреп торулары өчен рәхмәт белдерде һәм без барыбыз да бергәләп истәлеккә фотога төштек. Чын хоккей уенын күрү мөмкинлеге биргән өчен Дамирга һәм транспорт мәсьәләсен оештыруны үз өсләренә алган әти-әниләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә.
Шунысын да билгеләп үтик, Россия олимпия җыелма командасының тренерлык штабы Дамирны Люцерн Кубогында катнашырга чакырган, ул Швейцариядә 13 һәм 14 декабрьдә үтәчәк.

Гөлшат ГАБЕТДИНОВА,
Зирекле лицееның 
физкультура укытучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев