Көрәшче Булат Мусин - турнирда җиңүче
Якташыбыз Булат Мусин шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призга милли көрәш турнирында биш тапкыр җиңүче булган.
«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе тарафыннан оештырылган шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призга 60 нчы юбилей турниры 18-19 февральдә Казанда узган.
Турнирда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 350дән артык көрәшче катнашкан.
100 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 34 спортчы көч сынашкан. Безнең Булат үзенең барлык көрәшләрендә өстенлек белән җиңеп, турнирда җиңүче булган.
Бу аның шундый дәрәҗәле турнирда бишенче җиңүе.
Якташыбызны уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев