Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңартылган “Факел“ ачылды

Уку елы сизелмичә дә үтеп китте һәм менә "Факел" сәламәтләндерү лагеры кабат үз ишекләрен ачты.

Ашханәгә косметик ремонт ясалган, пластик тәрәзәләр куелган. Яңа шкафлар, аяк киемнәре өчен киштәләр, ял итү бүлмәсенә диваннар, музыка аппаратурасы, медицина җиһазы һ.б. күп кенә нәрсәләр сатып алганнар. Болардан тыш, лагерь территориясен яхшыртканнар - балалар һәм спорт мәйданчыгы урнаштырылган, яшь артистлар өчен сәхнә ясалган, зур батут сатып алганнар.
1 нче сменада 4 вожатый җитәкчелегендә 75 бала ял итә, физкультура укытучысы һәм йөзү буенча җитәкче дә бар. "Форсат" ҖЧҖ һәм Чистай райпосы тарафыннан кайтартыла торган продуктлардан (яшелчәләр, җиләк-җимешләр) тәмле ашларны Чуаш Чабаксары мәктәбе пешекчеләре әзерли. Яңа Чишмә полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре сменалап тәүлек әйләнәсенә лагерьда кизү торалар.
... Һәм менә өч көннән соң 1 июльдә тантаналы шартларда 1 нче смена ачылган. "Факел"чыларның иҗатын күрергә әти- әниләре, туганнары, дуслары һәм күрше "Йолдызлы" десант"тан да балалар килгән. Отрядлар үз девизлары белән линейкага чыкканнар, педагог-оештыручы Ирина Ивановага рапорт биргәннәр, район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Луиза Исхакова матур ял итүләрен теләгән.
Сменага бик талантлы балалар җыелган: җырчылар һәм биючеләр, концерт бер тында үткән. Быел лагерьда бокс һәм кикбоксинг белән шөгыльләнүче БЯСМ спортчылары да килгән. Үзләренең тренерлары Леонид Шабалин җитәкчелегендә алар көрәшнең төрле алымнарын күрсәткәннәр. Балалар рәхәтләнеп чыгыш ясаганнар, ә өлкәннәр ихластан яшь артистларны һәм спортчыларны алкышларга күмгәннәр. Алда балаларны күңелле, кызыклы һәм бай лагерь тормышы көтә - алар "Олимп" УСЗга һәм "Жемчужина" бассейнына да барачаклар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев