Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь боксчы Россия җыелма командасына керде

8-15 декабрь көннәрендә Мәскәүнең “Крылья Советов» спорт комплексында атказанган тренер Б. Н. Греков истәлегенә бокс буенча Бөтенроссия турниры узды. Анда Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Булат Хәйруллин да катнашты.


Россия бокс федерациясе һәм Мәскәү бокс федерациясе эгидасы астында узган әлеге ярыш ил җыелма командасына спортчылар сайлап алу этабы булды. Турнирда илнең 30 төбәгеннән 20 авырлык категориясендә 350дән артык боксчы катнашты. Ул, гадәттәгечә, үз яшьләре буенча иң көчле боксчыларны гына түгел, ә совет, шулай ук Россия боксы йолдызларын да җыйды.
Булат Хәйруллин, 46 кг. -га кадәрле авырлык категориясендә чыгыш ясап, сайлап алу турын уңышлы узды. Киеренке финал ярышында ул «бронза» медаль яулады. Лаеклы җиңүе яшь яңачишмәлегә ил җыелма командасына керергә мөмкинлек бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев