Яңа Чишмә районы Шахмай авылында яшәүче оста куллы хатын-кызлар СВО хәрбиләре өчен йон оекбашлар бәйли
Районда, бөтен илдәге кебек үк, махсус хәрби операция сугышчыларына төрле ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр.
Җирле клуб каршындагы түгәрәккә йөрүче хатын-кызлар инициативасы белән, шулай ук авыл китапханәсе һәм җирле Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музей хезмәткәрләре катнашында СВОда катнашучылар өчен йон оекбашлар бәйләгәннәр.
- Бу акцияне безнең хатын-кызлар инде өченче ел үткәрә, - дип сөйләде Шахмай АМЙ директоры Илүсә Гыйльметдинова. - Элек гуманитар ярдәм җыю вакытында оекбашларны өйдә бәйләп клубка китерә иделәр. Быел түгәрәккә йөрүчеләр инициативасы белән өйдә дә, атналык дәресләрдә дә бәйли башладылар. Махсус моның өчен хатын-кызлар Wildberriesтан бик күп соры төстәге йон җеп сатып алдылар һәм эшкә керештеләр. Ярдәмгә түгәрәккә йөрмәүче авылдашларын да чакырдылар. Кемдер клубка килеп, ә кемдер өйдә генә эшләде. Нәтиҗәдә, алар бер ай эчендә 45 пар оекбаш бәйләделәр, якын арада бүләкләр безнең сугышчыларга СВО зонасына җибәреләчәк.
Акциядә катнашучы Рамилә Исмаилова өйдә генә бәйли, аның улы Рәшит СВОда хезмәт итә:
- Беренче 5 пар оекбашларны мин былтыргы кышта бәйләдем һәм волонтер Алмаз Вафин белән СВОга җибәрдем, ул анда гуманитар йөк алып барган иде. «Улымны тапмасаң, оекбашларны безнең солдатларның берәрсенә бир, дигән идем. Ул тапшырган һәм егетләрнең бик рәхмәтле булуларын әйтте. Аннары минем янга улымның хезмәттәше килде. Минем өйдә әзер 5 пар оекбаш бар иде, мин аларны аңа бирдем. Аннары улым: «Миннән һәм хезмәттәшләремнән рәхмәт, әни. Оекбашларың бик тә ярап куйды, бик җылы». Минем җепләр үземнеке, элек байтак кына сарык асрый идем, йоным да күп калды. Җепне электр эрләү машинкасында әзерлим, ныгытыр өчен кибет җебен дә кушам. Мин клубка йөрмим, чөнки аякларым авырта, өйдә генә бәйлим. Үткән атнада бер пар бәйләгән идем, алга таба да эшемне дәвам итәчәкмен».
Акциядә катнашучылар, түгәрәк әгъзалары, үз инициативалары турында болай сөйлиләр:
- Без авыр вакытта Ватанны саклаучы солдатларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә телибез. Бу оекбашларга без күңел җылыбызны салдык, аларның кемгә эләгүе дә мөһим түгел, анда барысы да безнең улларыбыз, оныкларыбыз. Оекбашлар солдатларга кыр шартларында, салкыннан җылыныр өчен бик кирәк. Махсус операция тизрәк тәмамлансын һәм безнең егетләр үз гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев