Яңа Чишмә районында “Тукай – сүнмәс йолдыз ул” бәйгесе үтте
Бүген Чаллы Башы авылында “Тукай – сүнмәс йолдыз ул” дип аталган районкүләм бәйге-тамаша узды. Ул, исеменнән үк күренгәнчә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан, районның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы тарафыннан үткәрелде.
Катнашучылар үзләренең осталыкларын “Мөнәҗәт”, “Шигырь”, “Җыр” номинацияләрендә күрсәттеләр. Мөхтәрәм жюри әгъзалары – БТК җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Хәмәтвәлиев, район имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Фәгыйзов, Шахмай җирлеге башлыгы Наилә Илалова, шагыйрә, “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы баш мөхәррир урынбасары Лилия Фәттахова, югары категорияле тел укытучысы Кадрия Гыйльманова – чыгышларны бәяләп, барлык катнашучыларның да әзерлекле булуын, бәйгегә җитди әзерләнүен билгеләп үтте.
Бәйге чып-чын тамаша рәвешендә барды. Тукайның әкият геройлары Шүрәле, Су анасы, Убырлы, “яшь Тукай” үзе – әледән-әле тамашачы янына чыгып, бу көннең әһәмиятен искә төшереп тордылар. Ә сәхнәдән яңгыраган шигырьләр һәм җырлар шагыйрь иҗатының зурлыгын, телебез, җыр-моңнарыбызның матурлыгын, аһәңлелеген күрсәтте.
Җиңүчеләр лаеклы алкышларын алды.

Мөнәҗәтчеләр арасында җиңүче исеменә Чаллы Башының “Хозур” ансамбле, Усманов Рәис (Чаллы Башы), Лотфуллина Миңзифа (Тубылгытау) һәм кече яшьтәгеләр арасында Зирекле авылыннан Хәсәнова Нәбилә лаек дип табылды.
Җыр бәйгесе арасында җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: “Рәйхан” ансамбле (Шахмай), Акъяр авылыннан Рамилә Халикова белән Гөлүсә Низамова дуэты, Тубылгытау авылыннан “Ак калфак” ансамбле.

Ялгыз башкаручылар арасында Акъяр авылыннан Эльвина Солтанова үзенең тавышы һәм сәхнәдә тотышы белән тамашачылар мәхәббәтен яулап, беренче урынга лаек булды (Иң кечкенәләр арасында ул бердәнбер дә иде). Әлеге номинациядә олылар арасында Хәлиуллина Сания (Чертуш авылы), Шакирова Разыя (Чаллы Башы), Гизамова Әлфия (Тубылгытау) җиңү яулады.
Бәйрәмдә иң күп һәм иң актив катнашучылар “Шигырь” номинациясендә булды. Аларның барысы да төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Ә иң оста шигырь сөйләүчеләр дип олылар арасында Гатина Гөлнур (Тубылгытау), Халикова Миләүшә (Акъяр), балалар арасында Баһаветдинова Зөлфия, Харрасов Риназ, Енгулатов Закир, Низамиева Айсылу, Фәгыйзов Салих белән Әхмәд, Мостафина Динә, Әхмәтшина Азалия, Исмәгыйлева Ильвина, Дәүләтшин Азамат табылды.
“Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.
Чынлап та, минем күңелемдә бүген бәйрәм. Бүген Тукай туган көн, бүген Шигырь көне, Туган тел көне. Тагын шуңа күңелемдә бәйрәм, чөнки Чаллы Башы мәдәният йортында районкүләм бәйрәм үткәрелде. Чара нык тәэсир итте. Барлык катнашучылар да зур әзерлек белән килгәннәр, минем өчен алар барысы да җиңүче. Ләкин әйбәтнең дә әйбәте була диләр бит әле. Алар барысы да үз урыннарын, бүләкләрен алдылар.
Әмма һәр ярыштагыча урын алмаучылар да бар. Балаларга шундый киңәш бирер идем: шигырь сайлаганда иң элек үз яшеңә туры килгәнен сайларга; 2). Шигырьне сөйләгәнче, мәгьнәсенә төшенеп, нәрсә сөйләячәгеңне белергә кирәк; 3) Дөрес басым һәм авазлар әйтелешенә игьтибар итәргә; 4) Шигырьне тәмамлый белергә кирәк”, - дип фикерләре һәм киңәшләре белән бүлеште Кадрия Гыйльманова.
“Мәдәният йортыннан чыгып баручы балаларның:”Без икенче елга да киләчәкбез, тагын да яхшырак сөйләячәкбез”, - диюләрен ишетү олылар өчен аеруча да күңелле күренеш булгандыр. Ник дигәндә, мондый бәйрәмнәрнең асыл максаты да шул бит инде – буыннар мирасын саклау, телебезнең киләчәген булдыру”, - диде районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина.
Бәйрәмне оештыручыларга һәм үткәрүчеләргә, туган телебезне – Тукай телен сакларга һәм үстерергә омтылучы һәркемгә зур рәхмәт. Бары бергәләп кенә без үзебезнең бүгенгебез һәм киләчәгебезне матур, гамьле, үрнәк алырлык, сокланырлык итә алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев