Юлларда вакытлыча чикләүләр кертелә
Көн темасы

Юлларда вакытлыча чикләүләр кертелә

1 апрельдән 30 апрельгә кадәр республика юлларында, шул исәптән Яңа Чишмә районында да вакытлыча чикләүләр кертеләчәк.

Татарстанда бер айга 377 участокта йөк машиналары хәрәкәтен чикләячәкләр. Чикләүләр күчәренә йөкләнеш 6 тоннадан артып киткән фуралар өчен кертелә. Мондый чара язгы чорда, җир өслеге боздан арына башлагач, йөк машиналары юл өслеген җимермәсен өчен ел саен кертелә. Чикләүләр социаль әһәмияткә ия йөкләргә – азык-төлек, дарулар, авыл хуҗалыгы терлеге һәм терлек азыгы, орлык һәм ашламалар, почта һәм почта йөкләрен ташуга кагылмый.


Нет комментариев