Тубылгы Тау авылы халкы да әлеге изге эштә актив катнаша.
Авылыбыз хатын-кызлары мәдәният йортында солдатларыбыз өчен витаминлы чәй әзерли башладылар. Моның өчен мәтрүшкә, бөтнек, җир җиләге, кура җиләге, карлыган яфраклары һәм башка шифалы үләннәр кулланыла.
Безнең хуш исле чәйләребез егетләребезнең тәннәрен генә түгел, җаннарын да җылытсын, шифа булсын иде. Аларның барысының да исән-сау кайтуларын көтеп калабыз!

Нет комментариев