Яңа Чишмәдә Кама аръягы һәм Самара өлкәсенең барлык нефть оешмаларына хезмәт күрсәтүче зур автопредприятие – “Стрела – М” ҖЧҖ урнашкан.
- Безнең автоколоннада 300 гә якын автомобиль, - ди “Стрела – М” ҖЧҖ автоколоннасы начальнигы Андрей Котов. – Нигездә, аларның барысы да махсус машиналар һәм нефть чыгару компанияләренә хезмәт күрсәтәләр.
Автоколоннага, нигездә, тәҗрибәле, намуслы һәм эшне җиренә җиткереп башкаручы шоферлар сайлап алынган. Алар арасында яңачишмәлеләр байтак.
Аларның һөнәри бәйрәмнәре – Автомобильчеләр көне алдыннан без шоферлар Рамил Әхмәтов, Вячеслав Совков һәм Александр Изотовлар (алар рәсемдә) белән әңгәмә кордык. Алар монда инде 8 елдан артык эшли һәм хезмәт шартларына зарланмыйлар.
- Гаражлар бездә җылы, техниканы төзек хәлдә тотарга тырышабыз (зур ватылулар булганда ремонт эшләрен “Кариб” АРЗ башкара), үз вакытында айга ике тапкыр яхшы гына хезмәт хакы алабыз, - диләр алар.
Шуны да билгеләп үтәсе килә, Рамил Әхмәтов нефть ташучы КамАЗ а\м-да эшли, Вячеслав Совков “Фермер” УАЗ-3909 да кешеләр һәм җиһаз ташый, ә Александр Изотов “Автобаня” ГАЗ-3708 белән идарә итә – ягъни кыр шартларында эшләүче нефтьчеләр өчен тәгәрмәчләрдә мунча.
Без райондагы барлык автомобильчеләрне дә һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, ныклы исәнлек, иминлек, эшләрендә уңышлар телибез.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Нет комментариев