Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Балалар сәнгать мәктәбендә Яңа ел әкияте

15 декабрьдә Балалар сәнгать мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме булып үтте.

Балалар өчен БСМ -дә шөгыльләнүчеләр һәм педагоглар тылсымлы яңа ел әкияте күрсәттеләр. Башта балалар курчак театры премьерасының беренче тамашачылары булды. Аны иҗат итүгә грантны проект авторы, БСМ-нең рәсем сәнгате сыйныфы педагогы Гөлүсә Рамазанова откан. Театр өчен кирәкле җиһазлар (ширма, материаллар һ.б.) сатып алынган. Чыршы бәйрәменә педагог махсус "Аю ничек итеп Яңа елны каршы алган" әкияте өчен әкият персонажларының беренче курчакларын: урман җәнлекләрен, Кыш бабайны әзерләгән.
Курчаклар уйнатучы артистлар ролендә БСМ педагоглары чыгыш ясады.
Залда бик тә күңелле булды, балаларның кайберләре яңа ел костюмыннан килгән иде. Яңа ел төсмерендә бизәлгән зал һәм сәхнә түрендәге бик матур чыршы бусагадан ук бәйрәм атмосферасы тудырды. Кар бураны феясе (педагог Елена Кузнецова) балаларны әкият иленә чакырды, ә Кар бөртеге (Настя Семенова) башкаруында "Кышкы әкият" җыры һәммәсен дә могҗиза көтүгә рухландырды. Кар бураны "җебеннән" кар бөртекләрен тотып ала алган БСМ-дә шөгыльләнүчеләр чиратлашып сәхнәгә чыктылар һәм баянда (соло һәм ансамбльдә), рояльдә, гитарада (Кәрим Хираҗев, Павел Кузнецов, Рәсим Кашапов, Алексей Фомин, Салават Ситдыйков һ.б.) музыкаль әсәрләр башкардылар.
Бик матур киемнәрдәге "Шешминка" бию ансамбле "Мастер -Ломастер", "Марш снеговиков", "Ковбойская заваруха" биюләре белән күңелне күтәрделәр. Концертта БСМ-нең барлык төркем балалары да катнашты. Залда утырган балалар да сәхнәдә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Кемдер җырлады, кемдер шигырь сөйләде һәм аларны Кар бураны феясе тәмле бүләкләр белән бүләкләде. Уеннарга һәм табышмакларга да чират җитте. Әмма башта балалар теләге буенча Чыршы уты кабынды һәм Кыш бабай белән Кар кызы пәйда булды. Әлеге рольләрне БСМ-дә шөгыльләнүчеләр башкарды (Саша Кардабольцев һәм Чулпан Хәйруллина). Шул кадәрле яшь Кыш бабайны - үзләренең яшьтәшләрен - кечкенә тамашачыларның күргәне дә булмагандыр, мөгаен. "Кар атышу" уены байтак көлке, шау-шу тудырды, балалар сәхнәдән һәм залда мамыктан ясалган "кар" бәрешеп уйнадылар. Табышмаклар чишүдә дә битараф калучылар булмады, өстәвенә тәмле приз өчен. Кар бураны, Кыш бабай һәм Кар кызы белән "Кричалкино", "Обнималкино", "Топталкино" һ.б. станцияләр белән "паровозик" уены, әйлән-бәйлән уйнадылар. Залда утырган балалар да, чыгыш ясаучы артист - балалар да барысы да бик теләп күңелле уеннарда катнаштылар. Педагог Гөлүсә Рамазанова җитәкчелегендәге мастер-класста һәр бала кәгазьдән яңа ел символын - эт ясады.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк бәйрәм азагында балаларны һәм аларның әти-әниләрен Яңа ел белән котлады. "Яңа Чишмә районы әтиләр советы" белән таныштырган РМБ җитәкчесе Александр Еронтьев белән бергәләп ул балаларга әлеге җәмәгать оешмасының грант акчаларына сатып алынган бүләкләр тапшырды. Мөмкинлекләре чикләнгән 49 бала бүләкле булды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төштеләр, бик канәгать булып әти-әниләре, әбиләре белән өйләренә таралыштылар.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев