Татарстанда COVID-19ның 100 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се-читтән кертелгән, 98зе чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
32 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 68 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 47, Яр Чаллыда - 24, Алабуга һәм Чистай районнарында - 1әр, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Биектау, Зәй районнарында - 2шәр, Яшел Үзән, Лениногорск районнарында - 3әр, Бөгелмә районында - 4, Түбән Кама районында - 7 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 23627 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 15е - узган тәүлектә.
Барлыгы 1121845 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 14100), шулардан 968484 кеше привиканың икенче дозасын алган.
Нет комментариев