12 мартта Яңа Чишмә гимназиясендә технология укытучыларының район семинары узды
Җәмгыять

12 мартта Яңа Чишмә гимназиясендә технология укытучыларының район семинары узды

Чарада табигый материаллардан сувенир продукцияләр ясау, картинаны атлас тасмалар белән чигү буенча мастер-класслар үткәрелде.

12 мартта Яңа Чишмә гимназиясендә «Технология дәресләрендә иҗади шәхес формалаштыру» дигән темага хезмәт дәресе укытучыларының район семинары булып узды. Район укытучылары игътибарына гимназиянең технология укытучылары В.В. Попков һәм Т.П. Лосева дәресләре тәкъдим ителде, алар югары педагогик дәрәҗәдә үтте. Дәресләр «Корамалардан (кисәкләрдән) тегү» (5 сыйныф, кызлар), «Агач эшләнмәләрендә мозаика» (7 сыйныф) темалары буенча бирелде. Моннан тыш, семинарда табигый материаллардан сувенир продукцияләр җитештерү, картинаны атлас тасмалар белән чигү буенча мастер - класслар күрсәтелде. Семинарда катнашучыларның барысы да үз дәресләрендә заманча технологияләрне куллану буенча конкрет гамәли киңәшләр алдылар.


Нет комментариев